Барлык яңалыклар
АЕК АВЫЛ-ТРЕЗВОЕ СЕЛО
17 октябрь 2020, 13:30

УРАМДА ИСЕРЕКЛӘРНЕ ОЧРАТЫП БУЛМЫЙ

Күчәрбай авылы “Аек авыл” конкурсында катнаша

Августтан “Аек авыл-2020” республика конкурсы старт алды. Бу агарту проекты һәм ул авыл халкы арасында аек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм тергезүгә юнәлдерелгән. Ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне яңадан торгызу, шулай ук авыл халкын милли традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә нигезләнгән җәмгыятькә файдалы чаралар тирәсендә берләштерү юлы белән гамәлгә ашырылачак. Конкурсны оештыру буенча чаралар республика башлыгы гранты средстволары исәбенә тормышка ашырыла.

- Бу иң халыкчан конкурс. Ул, чыннан да, халкыбызның чын традицияләрен чагылдыра, анда беркайчан да эчкечелек, спиртлы эчемлекләр куллану

булмаган, - дип белдерде төбәк башлыгы Радий Хәбиров. - Алкоголизм, суррогат алкоголь таралуга каршы көрәш – ул безнең дәүләт сәясәте.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар акчалата һәм/яки матди формада призлар алачак. Исегезгә төшерәбез, республика башлыгы карары буенча быел приз фонды 10 тапкырга артты. Шуның белән бергә акчалата бүләкләр бары тик җиңүче авылларны төзекләндерүгә генә юнәлдерелергә мөмкин. 2020 елда проектның географиясе дә киңәйде: оештыручылар алдына катнашучылар санын 2 меңгә җиткерү бурычы куелган.

“Аек авыл” конкурсының муниципаль этабында Стәрлетамак районының 55 яшәү пункты катнаша. Беренче чаралар инде старт алды һәм алар 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика этабы 2020 елның 1 декабрендә старт ала һәм 2021 елның 25 февралендә тәмамлана.

Безнең районда аеклык акциясен бердәм хупладылар. Бәйгегә Күчәрбай авылы халкы актив кушылды. Рязановка авыл Советы территориясендәге конкурс кураторы Гүзәл Акчулпанова сөйләвенчә, кешеләр авылдашларының спиртлы эчемлекләр кулланмаулары, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, рухи кыйммәтләргә бай тормыш белән яшәүләре белән җитди кызыксына.

- Күчәрбайда тату, хезмәт сөючән кешеләр яши, алар өчен сәламәтлекне саклау, балаларда аек яшәү рәвеше кыйммәтләрен тәрбияләү мөһим. Ә бу дөрес гадәтләр булганда, үсәргә һәм алга барырга омтылганда гына мөмкин. Безнең барлык чаралар да шуңа юнәлдерелгән, - дип билгеләде Гүзәл Шакир кызы.

Алар турында сөйләгәндә, ул авылда конкурс кысаларында оештырылган чараларны санап үтте. Күчәрбайда өлкәннәр һәм балалар өчен спорт ярышлары, милли бәйрәмнәр, авылны төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өмәләр, алкогольгә каршы акцияләр, рейдлар да бик еш уза.

- Әйтик, узган атнада башлангыч мәктәп укытучылары, урындагы Совет депутаты, китапханәче, авыл клубы мөдире, староста һәм авыл активистлары катнашлыгында яшь нарат үсентеләрен утырту буенча өмә үткәрелде. Авыл халкы күтәренке кәеф белән, саф һавада эшләргә, матурлык һәм тәртип

урнаштырырга килде. Бу акция яшелләндерүгә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга кертелгән өлеш булды, - дип уртаклашты Гүзәл Акчулпанова.

Гомумән, конкурс кураторы белдерүенчә, соңгы елларда күчәрбайлылар өчен аек тормыш турында кайгырту аеруча актуаль:

- Менә инде берничә ел рәттән безнең урамнарда исерек кешене очратмыйсың. Авылда ишегалды һәм йорт яны территориясен төзекләндерү буенча ярыш күзәтелә. Авыл күз алдында матурлана. Йортларның, урамнарның тышкы күренеше үзгәрде. Бу авылда гомер итүче 340 кешенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бер-берсенә карап, кешеләр үз көннәрен чагу, матур, кызыклы, вакыйгаларга бай итеп яшәргә омтыла. Алар эшли, төзи, тулы тормыш белән яши, шуңа күрә бәхетлеләр дә. Маркетологлар спиртлы продукцияне рекламалап ничек кенә тырышмасын, барыбызга да күптән билгеле: алкоголь шатлык бирми, ә гаиләләргә газаплар гына китерә.

А.САРЫ.

Читайте нас: