Барлык яңалыклар
АЕК АВЫЛ-ТРЕЗВОЕ СЕЛО
8 декабрь 2020, 21:45

“БЕЗНЕҢ БРЕНД” АЗЫК-ТӨЛЕК ЯРМИНКӘСЕ

Уфада ВДНХ-ЭКСПОда “Безнең бренд” V азык-төлек ярминкәсе узды. Экспозициянең күп өлешен Башкортстанда һәм аның чикләреннән тыш билгеле булган урындагы җитештерүчеләр, шулай ук үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шәхси эшкуарлар биләде.

Уфада ВДНХ-ЭКСПОда “Безнең бренд” V азык-төлек ярминкәсе узды. Экспозициянең күп өлешен Башкортстанда һәм аның чикләреннән тыш билгеле булган урындагы җитештерүчеләр, шулай ук үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шәхси эшкуарлар биләде.

Ярминкәдә республиканың зур шәһәрләре һәм районнарыннан, илнең башка төбәкләреннән китерелгән ит, сыр, сөт продуктлары, колбаса, икмәк-булка, кондитер изделиеләре һәм башка төрле тәмле продукция сатып алырга була иде. Килүчеләр өчен шулай ук экопродуктлар, бал, төрле эчемлекләр тәкъдим ителде.

Ярминкәдә сатып алучыларга Роспотребнадзорның барлык нормаларын үтәп азык-төлек сайлап алу өчен хәвефсез шартлар тудырылган, ә җитештерүчеләр өчен уңайлы, барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган махсус мәйданчык булдырылган иде.

Стәрлетамак районыннан эремчек, корт белән – “Молоко”, сыер сөтеннән кымыз эчемлеге, пакетларга салынган пастерзацияләнгән сөт, шулай ук ПЭТ-шешәләргә тутырылган сөт, тушенка һәм башкалар белән – “Калинушка”, ПЭТ-шешәләрдәге пастерзацияләнгән сөт, кефир, каймак, сөт өсте һәм эремчек белән – “Молочный дворик”, бия сөтеннән кымыз белән – “Башкирочка”, бик тәмле тортлар белән “Усылы” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Ярминкәгә килүчеләр өчен продукциядән авыз итү оештырылды, аннары аны рәхәтләнеп сатып алдылар.

Шулай ук “Безнең бренд” V азык-төлек ярминкәсе кысаларында “Иң яхшы продукт-2020” конкурсы үтте.

Конкурс йомгаклары буенча безнең район авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары бүләкләр алды:

“Усылы” авыл кулланучылар кооперативы – “Белоснежка творожный” торты, “Белоснежка с черешней” бисквит пирожные өчен алтын медаль һәм беренче дәрәҗә Диплом;

“Калинушка” авыл кулланучылар кооперативы – сыер һәм дуңгыз итеннән тушенка өчен алтын медаль һәм беренче дәрәҗә Диплом;

“Башкирочка” авыл кулланучылар кооперативы – кымыз өчен көмеш медаль һәм беренче дәрәҗә Диплом.

Стәрлетамак мәгълүмат-консультация үзәге.

Читайте нас: