Барлык яңалыклар
АЕК АВЫЛ-ТРЕЗВОЕ СЕЛО
27 гыйнвар 2021, 11:30

“АЕК АВЫЛ”: ФИНАЛИСТЛАРНЫ АЛДА НӘРСӘ КӨТӘ?

21 гыйнварда район Хакимияте башлыгы урынбасары И.Х.Газизов җитәкчелегендә Рязановка авыл биләмәсе активы һәм район Хакимиятенең структур бүлекчәләре катнашлыгында оештыру киңәшмәсе үтте.

21 гыйнварда район Хакимияте башлыгы урынбасары И.Х.Газизов җитәкчелегендә Рязановка авыл биләмәсе активы һәм район Хакимиятенең структур бүлекчәләре катнашлыгында оештыру киңәшмәсе үтте.

Чыгыш ясаучылар Мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү идарәсе начальнигы П.Н.Шорохов, аның урынбасары И.В.Синебухова җыелганнарның игътибарын эш нәтиҗәлелегенең күрсәткече булып җәмәгатьчелек тарафыннан танылу булачагына акцент ясады, аның мониторингы Интернет ярдәмендә үткәреләчәк. Чөнки “Аек авыл” проектының мәгънәсе рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызу, шулай ук авыл халкын милли традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә нигезләнгән иҗтимагый файдалы чаралар тирәли берләштерү юлы белән авыл халкы арасында аек һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт.

Конкурста катнашучыларны халыкның активлыгы, мәгълүматны киңкүләм мәгълүмат чраларында һәм социаль челтәрләрдә тарату буенча да бәяләячәкләр. Шуңа күрә аек тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән материалларны социаль челтәрләрдә урнаштырганда #Трезвое село2020, яисә #Айыҡауыл2020 хештегларын кулланырга кирәк.

Шулай итеп, конкурс финиш сызыгына чыга, аның тәмамлануына санаулы көннәр кала. Күп нәрсәләр эшләнгән инде, бары тик көчләрне берләштереп авылны лаеклы тәкъдим итәргә генә кирәк. Уңышлар сезгә, күчәрбайлылар!

Читайте нас: