17 февральдә Күчәрбай авылында “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” фестивале узды. Чара “Аек авыл-2020” конкурсының республика этабы кысаларында үтте. Бу уңайдан концерт номерлары, спорт һәм күңел ачу мәйданчыклары эше, палас сугу буенча мастер-класс, “Стәрлетамак районының тарихи шәхесләре” темасына “түгәрәк өстәл” оештырылган иде.
Соңгы вакытта авыл торак пунктларын яңадан торгызу буенча уңай тенденцияләр күзәтелә башлады. Аек авыллар моның ачык мисалы булып тора, аларда яшәүчеләр спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тарту турында күмәк карар кабул итте. Күзгә күренеп торган нәрсәләргә – киләчәк үз йортың артында, саф һавада файдалы эшләр белән шөгыльләнү мөмкинлегендә, ирекле хәрәкәт итүдә икәнлегенә басым ясап коронавирус та үз өлешен кертте.
“Аек авыл-2020” конкурсының муниципаль этабында җиңүче Күчәрбай авылын республика конкурсында катнашуга гаиләләрнең тыгыз бәйләнеше, гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм үсеп килүче буын турында кайгырту этәрде.
Безнең Күчәрбай авылы – Стәрлетамак районының иң перспективалы торак пунктларының берсе. Авылның үсә баруы һәм бүленүче яңа җир участоклары исәбенә тагын да үсәчәге күренеп тора. Уңай демографик хәл дә яхшы перспективалар турында сөйли. Һәм иң мөһиме – бүген Кучербайда җәмәгать тормышы кайный: грант проектлары тормышка ашырыла, ГТО фестивальләре уздырыла, ял көннәрендә ял итү чаралары үткәрелә. Өлкән буын вәкилләре биредә кичләрен скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, җәяү саф һавада йөрү дә популяр. Болар барысы да яхшы кәеф бирә, организмны сәламәтләндерә. Шуңа күрә әлеге спорт төрләре тарафдарлары артканнан-арта бара.
Яшьләр дә эшсез утырмый – алар өчен күпсанлы спорт секцияләре һәм кызыксынулар буенча түгәрәкләр бар. Монда чыннан да яшисе һәм бәхетле буласы килә!
Бәйрәмне район Советы секретаре Л.Ф.Шәяхмәтова һәм Хакимият башлыгы урынбасары И.Х.Газизов ачты һәм килүчеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Алар авыл активына район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Уфадан кунаклар 1 санлы республика наркология диспансеры баш табибы Р.М.Арсланов, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Аек авыл” проекты координаторы Ю.Ә.Морзабулатова килде. Күчәрбайлыларны һәм чарада катнашучыларны матур бәйрәм белән котлап, алар оештыручыларга рәхмәт белдерде, конкурсның республика этабында уңышлар теләде һәм башкорт халкының тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга зур өлеш керткән авыл халкын бүләкләү тантанасын үткәрде.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Күчәрбайлылар кунаклар өчен концерт, күргәзмә, уеннар, спорт ярышлары, халык йолалары әзерләгән иде. Катнашучылар өчен туклану зонасы оештырылган – сарык итеннән пешерелгән пылау, кымыз һәм чәй, төрле камыр ризыклары белән сыйланырга мөмкин иде.
Палас сугу буенча мастер-класс фестивальнең иң матур өлеше булды. Теләгән һәркем осталарның эшләренә сокланды, келәм сугу процессын күзәтте. Кыскасы, Күчәрбай авылы мәдәният йортында башкорт паласы остаханәсендә дәресләр күптәннән һәм даими үтә. Келәм сугарга өйрәнергә теләүчеләр дә җитәрлек. Чөнки бүгенге көндә, заманча технологияләр гасырында, кулдан эшләнгән келәм чын сәнгать әсәре буларак кабул ителә. Келәмнәрнең башкорт орнаментының традицион техникасында эшләнүе бигрәк тә куанычлы. Дәресләрне борынгы һөнәрне саклаучы Флүрә Зәйнулла кызы Акчулпанова алып бара. Әйткәндәй, бу республикасы Башлыгы гранты ярдәме белән “Башкорт паласы этникасы” проектын тормышка ашыру аркасында мөмкин булды.
Кунаклар урындагы мәчеткә барды, көрәш буенча ярышларны күзәтте, мәктәптә, музей почмагында, әле генә төзелгән мәктәпкәчә төркемдә булды, башкорт тарихы мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” эшендә катнашты, авыл буйлап җигүле атта узды һәм “Без экстремизмга каршы” проектын тормышка ашыруның шаһитлары булды.
Күчәрбайлылар зур, матур чаралары белән үзләренең бәйрәмнәрен уртаклашырга килгән һәркемгә авылларында дус-тату, хезмәт сөючән халык яшәвен күрсәтте. Кунаклар Күчәрбайда тормыш кайнавына, аның халкы өчен төп кыйммәтләр – сәламәт балалар, гаилә, һәм бу кыйммәтләр бары тик аек яшәү рәвеше, дөрес гадәтләр, яшәргә һәм үсәргә теләк булганда гына мөмкин булуына инанды.
Фестивальнең оештыру комитеты чараның спонсорлары – “Строй-Лидер" җәмгыятенең башкаручы директоры К.М.Серовка, шәхси эшкуарлар П.М.Юнкинга, М.М.Акчулпановка, С.В.Адылинга, А.М.Мусинга зур рәхмәт белдерә.
Г.АКЧУЛПАНОВА,
Күчәрбай авылы клубы мөдире.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.