Күчәрбай авылы конкурсның финиш сызыгына чыкты. 3 мартта Уфада “Аек авыл-2020” конкурсы проектларын чираттагы яклау көне үтте. Аның кысаларында барлыгы 15 район “якланды”.
Безнең районнан яклауда биш кеше катнашты. Делегацияне район Хакимияте башлыгы Әнвәр Равил улы Әбдрәфыйков җитәкләде.
Безнең делегациянең чыгышы сәхнәләштерелгән керештән башланды. Юлай Акчулпанов борынгы бабасы – рус-швед сугышы каһарманы Күчәрбай Акчулпановның (авылның исеме аның хөрмәтенә алмаштырылган) улы, гаскәр старшинасы Аралбай Акчулпанов образында сәламәләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аралбай Акчулпанов 1812 елгы Ватан сугышында һәм рус армиясенең чит илләргә походларында катнашкан. Каһарманлыгы һәм кыюлыгы, хәрби батырлыгы өчен III дәрәҗә Изге Анна ордены, “1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә” һәм “1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән булган. Ә бүген аның нәсел дәвамчылары үрнәкле, иң сәламәт һәм аек авыл исеменә авылны тәкъдим итте.
Комиссия тәкъдим ителгән роликны, безнең оештыручыларның киң мәгълүмат эшен, комплекслы якын килүен, заявка кампаниясен сыйфатлы үткәрүен югары бәяләде.
Республикада “Аек авыл” конкурсының барлыгы 54 финалисты билгеләнде. Республиканың төрле министрлыклары, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, БР “Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе вәкилләреннән, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы һәм башкарма комитеты әгъзаларыннан торган жюри, конкурста катнашучылар тәкъдим иткән документларны тикшергәннән соң һәм халык алдында яклануларын бәяләгәннән соң, 12 финалистны билгеләде, аларның һәркайсы алган урынына бәйле 2 миллионнан алып 5 миллион сумгача акчалата грант алачак.
Стәрлетамак районы “Аек авыл” дәрәҗәле республика конкурсы финалына чыкты! Муниципаль кимәлдә үк зур көндәшлек булды – беренче этапта 2 меңнән ашу авыл катнашты.
Финалистлар “Голос РБ” порталында (https://golos.bashkortostan.ru/polls/224/) оештырылган интернет-тавыш бирү йомгакларын көтә. Шунда ук һәр авыл буенча презентация видеороликлары да урнаштырылган. Үзегезгә ошаган финалистлар өчен тавышны 20 мартның 23 сәгать 59 минутына кадәр бирергә була. Тавыш бирү йомгаклары буенча призлы өчлекләрдә урыннар билгеләнәчәк. Моннан тыш, оештыру комитеты карары белән өстәмә махсус призлар да булачак. Җиңүчеләр агымдагы елның март ахырында бүләкләнәчәк.
НИЧЕК ТАВЫШ БИРЕРГӘ?
Сезнең ярдәм белән безнең барысы да килеп чыгачак дип ышанабыз!