Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
29 апрель 2019, 19:20

ТӘМЛЕ ШАШЛЫК ПЕШЕРҮ СЕРЛӘРЕ

Чын шашлык бәрән итеннән ясала, әмма без аны сыер, тавык, күркә итеннән дә, балыктан да яратып пешерәбез. Балык дигәннән, җәен (сом), сөләйман (лосось), мәрсин (осетр) балыгы яхшы.


Шампурга ит кисәкләре белән бергә суган да куючылар бар. Кайбер хуҗабикәләр шампурга, тавык ите белән бергә, эре виноград та тыга. Ташкабак, болгар борычы, баклажан, алма да куярга була.


Шампурга ит тыгар алдыннан, аны күмер өстендә җылытып алыгыз, үсемлек мае сылагыз. Ит кисәкләрен бер-берсенә 2 мм ара белән калдырып тезегез. Һәр шампурга 5-6 кисәк кенә куегыз.


Ит белән күмер арасы 10-15 см булырга тиеш.
Шампурны мангалга ялкын телләре югалгач кына куегыз.


КЕФИРДАН ЯСАЛГАН МАРИНАД


1 кг иткә 200 мл кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк була.
Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган сибәбез. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.

МИНЕРАЛЬ СУ БЕЛӘН

1 кг иткә 250 мл минераль су, 2-3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган сибеп, өстенә минераль су агызабыз, 1-3 сәгать тотабыз.


«ИҢ ТИЗ» МАРИНАД КИВИДАН ӘЗЕРЛӘНӘ.

тотабыз.


ГРАНАТ СОГЫНДА

1 кг иткә 250 мл гранат согы, 4 суган, тоз, борыч.
Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган сибәбез, өстенә гранат согы агызабыз. Салкын урында 8-10 сәгать тотабыз.


ДУХОВКАДА ПЕШКӘН ШАШЛЫК

Тавыкның түш ите (200 г чамасы), 1 әр помидор, суган, 1 чәй кашыгы аджика, 2 аш кашыгы соя соусы,

2 аш кашыгы майонез, 1/3 лимонның согы, тоз, борыч.
Тавык итен 4 см чамасы киңлектәге кисәкләргә бүләбез, тоз, борыч, аджика, соя соусы, майонез кушабыз. Боҗралап туралган суган өстәп, лимон согы сыгып, яхшылап болгатабыз һәм өстен каплап, 2 сәгатькә салкынча урынга куябыз.
Аннары махсус таякчыкларга (шпажки) ит, шундый ук зурлыкта туралган помидор кисәкләре, суганны аралаштырып тезәбез. Табага фольга җәеп, итле таякчыкларны куеп, кызу духовкада 30 минут пешерәбез.


Читайте нас: