Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
23 июль 2019, 18:03

Карлыган желесы

Сезнең сорау буенча карлыган желесы рецепты. Бик тәмле. Эле карлыган өлгергән чак. Эшләп карагыз!

Башта 13 стакан карлыганны яхшылап юасың, аннары шуңа ярты стакан су салып 7 минут кайнатасың да, газны минимумга кадәр кысып бетерәсең. Шуннан 13 стакан шикәр комы саласың һәм газны сүндермәгән килеш, җәһәт-җәһәт кенә 3-4 минут болгатасың. Шуннан газны сүндереп куясың. Желеның шикәр комы ныклап эреп бетсен өчен аны ара-тирә болгатып киткәлисең. Менә шундый җайлы гына рецепт.
Карлыган желесын мин, гадәттә, капрон капкач ябылган банкаларга тутырып суыткычта саклыйм. Шушылай саклаганда ул икенче уңышка кадәр тора ала.

Венера Мәҗитова.
Рецепт "Өй ашлары" китабыннан алынды.

Читайте нас: