«Эх, җиләкле җәйләрнең, оныта алмамын ямен» дип җырлыйбыз. Чынлап та, җәй ул яңа чабылган печән, хуш исле чәчәкләр һәм кып‑кызыл булып тулышып пешкән җиләкләре белән күз алдына килә. Әле бакчаларда кура җиләге өлгергән вакыт, шушы уңайдан бүген сезгә бу татлы нигъмәттән РУЗАЛИЯ КӘЛИМУЛЛИНАНЫҢ пирог пешерү ысулын тәкъдим итәм!