Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
29 июль 2019, 12:48

Кайнатылмый торган кайнатма

Бу тәмле кайнатма киләсе җәйгә кадәр саклана. Тагын бер өстенлеге – аны кайнатырга кирәкми. Тәме дә үзенчәлекле, чөнки карлыган янына әфлисун кушыла.


Кайнатма өчен 1,5 кг шикәр комы, 1 кг кара карлыган һәм 1 әфлисун кирәк. Әфлисунны кабыгы-ние белән иттарткыч аша чыгарабыз. Карлыганны блендер ярдәмендә изәбез. Икесен бергә кушып, өстенә шикәр комы салабыз, яхшылап болгатабыз. Шушы массаны бүлмә температурасында берничә сәгатькә калдырып торабыз. Болгатып торырга да онытмыйбыз. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Аннан соң кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып ябабыз.


Читайте нас: