Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
29 июль 2019, 13:07

ТӘМЛЕ СЫР

Бик җайлы ясала, 3 сәгать эчендә әзер дә була. Тәме “Адыгей сыры”н хәтерләтә.
1 л сөт, 400 г 20 %лы каймак, 3 йомырка, 1 аш кашыгы тоз.
Сөтне 1 аш кашыгы тоз кушып, кайнатып чыгарырга. Ул арада йомырканы каймак белән тугларга. Сөт кайнап чыккач, шул массаны акрын гына кушып болгатырга. Сөттән эремчексыман масса аерыла башлый. Сөзгечкә салып, суын саркытырга. 3 сәгатьтән сыр әзер була.
1 л сөттән 450 г сыр чыга.
Читайте нас: