Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
15 ноябрь 2019, 13:18

ЭРЕМЧЕК ШАРЧЫКЛАРЫ ПЕШЕРҮ ЫСУЛЫ

Без бәләкәй чакта бу тәмлекәчне "шишара" дип әйтәләр иде. Ә сез пешергәнегез бармы аны? Булмаса, пешереп карагыз! Бик тәмле!

Аның өчен кирәк була:


300 гр эремчек, 3 данә йомырка, 1 стакан шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы сода, 2,5 стакан он.


Йомшак итеп камыр басабыз.


Кечкенә түгәрәкләр ясыйбыз, кызган үсемлек маенда кыздырып алабыз.


Суынгач шарчыкларыбыз өстенә шикәр оны сибеп, матурлап җибәрәбез.


Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: