Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
22 гыйнвар 2020, 18:40

"БАЛАЧАК" печеньесы

Аны яратмаган кеше юктыр, мөгаен

-3 йомырка;
-200гр шикәр комы;
-бер чеметем тоз;
-ваниль;
-200 мл сөт;
-200 мл үсемлек мае;
-250-300гр он;
-12гр камыр күперткеч(разрыхлитель);

Эш барышы. Йомырка,шикәр комы,бер чеметем тозны миксер ярдәмендә ак төскә кергәнче болгатабыз.Шуңа ваниль, сөт, үсемлек маен, он+камыр күперткечне(разрыхлитель) или-или салабыз. Бер масса хасил булганчы,төерләре беткәнче болгатуны дәвам итәбез. Махсус табада пешерәбез.

Киңәш. Пешкән печеньеларыбызны решётка өстенә куеп суыта барабыз.
Автор: Гөлчәчәк Фәтхулова
Читайте нас: