Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
27 гыйнвар 2020, 18:50

БАЛЫК ТОЗЛАУ ысулы

"Бу юлысы балыкны суган кабыгы белән тозладым. Болай тозлавым беренче тапкыр. Әмма нык ошады - төсе дә , тәме дә",- ди Фирүзә Гатина.

"Бу юлысы балыкны суган кабыгы белән тозладым. Болай тозлавым беренче тапкыр. Әмма нык ошады - төсе дә , тәме дә",- ди Фирүзә Гатина. Сез дә әзерләр карагыз әле!

1 л суга бер - ике уч суган кабыгы юып салдым, 3 аш калагы нык өймичэ тоз, 1, 5 аш калагы песок, 3 аш калагы чәй заваркасы корыны. Лаврушка, тугәрәк борычлар салырга онытылган. Бер 5 минут кайнаттым да, каплап куйдым. Шулай суынды. Балыкны чистартып башын кистем. Пластик шешәгә салып бу юлы, элеп тә куйдым әле. Алай тигез тозлана. Өч тәүлек торды. Нык тәмле булды .
Суынгач суны сөзәргә кирәк. Балыкны холодильникта тотасы .
Рецептның авторы: Фируза Гатина
Читайте нас: