+2 °С
Болытлы
Камыр өчен :
- 300мл җылы сөт
- 150мл үсемлек мае
- 3-4 аш кашыгы майонез
- ярты чәй калагы тоз
- бер чәй калагы шикәр комы
- он
Эчлек өчен: туралган бәрәңге, суган, тоз - борыч.
Пешеп чыккач эченә акмай салырга .
Бәрәңге тәкәсенә камырны басабыз. Сөтебез бармак пешмәслек җылы булырга тиеш. Баскан камыр суынганчы өстен каплап ял иттерәбез. Ул арада эчлекне әзерлибез. Духовкада пешереп алып, кайнар килеш урталай ярып, акмай салып чәй табынына чыгарабыз.
Рецептның авторы: Гөлчәчәк Фәтхулова.
Чыганак: https://vk.com/tatars.ashley