Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
28 март 2020, 17:15

БАЛЛЫ СОУС БЕЛӘН ӘЗЕРЛӘНГӘН ТАВЫК БОТЛАРЫ

Бик тәмле килеп чыга!

1 кг тавык боты, 4 а.к бал, 3 а.к. гәрчич, 2 а.ш. кытай борчагы соусы, 1 б.к. карри, 1 а.к. көнҗет мае, 6-8 бүлем сарымсак, үсемлек мае, 1 б.к. көнҗет, тоз,борыч.

Сарымсакны турагыз. Бер савытка бал, гәрчич, соус, көнҗет маен салып болгатыгыз. Карри, тоз, борыч, сарымсак өстәгез. Итне гәрчичле катнашмага салып, салкынча урында 2-3 сәг тотыгыз. Тавык ботларын серкәше белән бергә табага салыгыз.
Кайнар мичкә куеп, уртача ут өстендә пешерегез. Тавык ботлары пешеп чыгу белән, кызарсыннар өчен, утны көчлерәк ачыгыз. Көнҗет орлыкларын коры табада кыздырып алып, аны әзер ризыкка сибегез.

Тәмле булсын!!!

Читайте нас: