Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
1 апрель 2020, 15:00

ГӨМБӘ БЕЛӘН ТАРТАЛЕТКА

Бик тәмле кабымлык!

8 уртача зурлыктагы тарталетка савыты, 200-250 г шампиньон, 2 суган, 80-100 г каты сыр, тоз.

Кыздыру өчен үсемлек мае яки атланмай.

Шампиньонны кисәкләргә, суганны вак итеп турарга.

Сырны угычтан уарга.

Суганны үсемлек маенда яки атланмайда кыздырырга аннан гөмбәне кушарга, тоз сибәргә һәм болгаткалап кыздырырга.

Тарталеткаларга эчлекне тутырырга, өстенә сыр сибәргә һәм духовкада сыры эрегәнче тотарга.

Өстенә вак итеп туралган яшел тәмләткечләр сибәргә. Тарталеткаларны табынга кайнар килеш тә, суытып та чыгарырга мөмкин.
Чыганак:https://vk.com/tatarshlari
Читайте нас: