Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
25 апрель 2020, 19:30

САМСА

Үзбәкчә самса пешерү ысулын тәкъдим итәбез бүген сезгә.

Камыр өчен:

300 г җылымса су
500 г он
Тоз

Камырны басабыз һәм 30 минутка суыткычка куеп торабыз. Камырны ике өлешкө булеп, токмач камыры кебек җәябез, никадәр юка булса, шул кадәр яхшы. Җәймәнең өстен эретелгән ак май белән яхшылап майларга һәм рулет итеп төрергә кирәк. Яхшылап борып эчендәге һавасын чыгарып бетерергә кирэк. Рулетларны салкынга алып куябыз. Мин морозильникка куям, алай тизрәк була. Салкыннан алган рулетларны кискәләп чыгабыз, жәябез. Эчлек салып самса ясыйбыз.

Эчлек өчен тавык ите һәм кууууп итеп суган кирәк, дуслар. Чама белән тоз, борыч сибәргә, (зира кушарга мөмкин).

Самалар өстенә кунжут сибәргә була. Духовкагызның көенә карап, самсаларны пешереп аласыз.

Тәмле булсын.

Рецепт авторы Зөлфия Хәйруллина.

Чыганак:https://vk.com/tatarshlari

Читайте нас: