Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
27 декабрь 2020, 15:00

ЯҢА – 2021 ЕЛ ТАБЫНЫНДА НӘРСӘЛӘР БУЛЫРГА ТИЕШ?

Киләсе 2021 ел – ак, металл Үгез елы булачак. Үгез елының иң төп сыйфаты – тотрыклылык, ул үзгәрешләр яратмый. Быел Яңа елны гаилә, туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Гаиләнең бер өстәл артында яки уртак эш, шөгыль өчен бергә җыелуы үгез күңеленә хуш киләчәк.

Киләсе 2021 ел – ак, металл Үгез елы булачак. Үгез елының иң төп сыйфаты – тотрыклылык, ул үзгәрешләр яратмый. Быел Яңа елны гаилә, туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Гаиләнең бер өстәл артында яки уртак эш, шөгыль өчен бергә җыелуы үгез күңеленә хуш киләчәк.

Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә дә артыгын кыланырга кирәкми, 2021 ел хуҗасы шапырынганны сөйми. Үгез, яхшы эшләгән кебек үк, әйбәт итеп ашарга ярата. Шуңа күрә гадәти, тик туклыклы ризыкларга өстенлек бирегез. Экзотик ризыклардан баш тартасы булыр. Шулай ук үгез итен дә өстәлгә кую киңәш ителми. Аның урынына ат казылыгы кулланырга була. Күркә, үрдәк, каз, тавык итләреннән ризыклар әзерләргә мөмкин. Гарнир буларак бәрәңге, ярмалар кулланыгыз. Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлдә төрле тозлы яшелчәләр, торт булса, бик шәп. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, руккола һ.б.) турында да онытмагыз.

"КЫШ БАБАЙ" САЛАТЫ

Кирәк: 300 гр ветчина,3 йомырка, майонез, 200 гр сыр,1 шт кызыл суган, 0,5 чәй калагы тоз, 0,5 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы лимон согы, 1 олы анар җимеше (гранат).
Эш барышы: ветчинаны турарга, сырны, йомырканы угыч аша кырырга. Суганны вак итеп турап, өстенә тоз, шикәр комы, лимон согын салып болгатырга һәм 15 минут тотарга. Аннан барысын бергә кушып болгатырга.Салатны матур савытка итек яки бияләй формасында салып, өстен бизәргә.

“НАРАТ КҮРКӘСЕ”

Кирәк: 200 г тавыкның ак ите, 400 г шампиньон гөмбәсе, 4 йомырка, 1 баш суган, 100 г каты сыр, лачау (кукурузные хлопья) кирәк. Бизәр өчен яшел тәмләткечләр (укроп) кулланыла.

Гөмбә, суганны майда кыздырырга. Ингредиентларны турап, барысын бергә кушып, тәменчә тоз-борыч сибеп, майонез белән ботарга. Аннан салатны яссы савытка чыршы күркәсе формасы ясап салырга, яшел суган, лачау белән бизәргә.

“КӨНБАГЫШ” САЛАТЫ

Кирәк: Пешкән тавык ите, суган белән кыздырылган шампиньон гөмбәсе, сыр,йомырка агы, йомырка сарысы,маслина, чипсы.

Салатны катламлап ясарга һәр катлам арасына майонез сыларга. Өстенә йомырка сарысы салырга, маслиналар тезәргә һәм кырларына чипсылар куеп бизәргә.

БАВЫР РУЛЕТЫ

Кирәк: 0,5 кг бавыр, 2 йомырка, 3 аш калагы он, 1 ст сөт, тәменчә тоз.

Эчлек: 8 йомырканы пешереп вак угыч аша чыгарырга, аңа кыздырылган суган белән кишерне һәм бераз сарымсак кырып салырга һәм майонез кушып барысын бергә ботарга. Бавыр коймаклары пешереп, өстенә эчлекне салып рулет итеп төрергә.

ҮРДӘК ПЕШЕРҮ

Үрдәкне 1сутка тозлы суга салып тотарга. Судан алып, маринад белән эчен тышын ышкып, тагын 1сәгатькә калдырырга. Фольгага төреп, 200 градуслы кызган мичтә пешерергә. 1,5 сэгатьтән соң фольганы ачып, калган маринадны үрдәк өстенә сылап, янә 30мин кызартып алырга.

Маринад өчен: ярты стакан соя соусы, 1аш кашыгы бал, 4 аш кашыгы гранат соусы, 4-5 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы үсемлек мае.

Читайте нас: