Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
9 гыйнвар 2021, 17:00

МАНДАРИНЛЫ ПИРОГ

Каникуллар тәмамланып та килә. Бүген менә шундый тәмле пирог белән сыйланып алыгыз


Йомырка (яицо) - 4 шт.
Шикәр (сахар) - 200 гр.
Ваниль шикәре (ванильный сахар) - 1 пакетик
Эретелгән ак май (растопленное слив.масло) - 250 гр.
Разрыхлитель - 10 гр.
Он (мука) - 250 гр.
Мандарин - 2-3 шт., яки(или) апельсин - 1 шт.

Йомырка, шикәр,ваниль шикәрен салып яхшылап болгатабыз,күпертәбез.Күпертелгән составка майны салып болгатабыз.
Онга разрыхлительне салып болгатабыз һәм сыек массага салып яхшылап туглыйбыз.
Пергамент кәгазе җәелгән формага салабыз,өстенә әзрәк батырып мандарин тезәбез.
180 градуска җылытылган духовкага тыгып 35-40 минут пешерәбез (зубочистка белән тикшереп карарга кирәк)
Пирог әзер, чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!!!

Автор @gulshatkhismatul
Чыганак: https://vk.com/tatarshlari
Читайте нас: