Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
10 гыйнвар 2021, 16:30

ЧӘК-ЧӘК

#Милликухнякөне#Стәрлетамакрайоны#Авылтормышы

10 йомырканы кичтән суыткычтан алып кереп куям, иртән аны кабыгыннан чистартып 10 мин туглыйм аннан чәй содасын калак очына алып аны аш серкәсе 1 чәй калагы белән сундереп камырга салам+2аш калагы көнбагыш мае салып тагы әзрәк туглап алам онны әкрен генә камырга кертәм, камыр сыкта куеда булмасын. Яхшылап агач кашык белән болгатам кашыктан камыр төшкәнче. Камырны он жәелгән кунага төшерәм һәм кулым белән генә 0,7мм чамасын жәям. 30 мин өстен каплап ял иттерәм. Ял иткән камырны 2см тасмалар кисеп алып вак төш кисәбез онын аз гына иләп майга салып пешерәбез. 1л майга 0,5 ст су салам мин, һәр тош салган саен су салам. Шул рәвешле төшләрне пешереп бетерәм.

Бал ясыйбыз: 2 ст балга 2 ст шикәр комы кушып кайнатабыз. Балны әзер булганын белер өчен мин тәлинкәгә тамызып карыйм, борчак кебек йомры торса бал әзер.


Фото: avatars.mds.yandex.net
Автор Эльмира Камалова
Чыганак: ТАТАР АШЛАРЫ
Читайте нас: