Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
17 гыйнвар 2021, 14:30

БУЛОЧКАЛАР

Тәмле булочкалар рецепты

100мл сөт+суга 1 аш калагы коры чүпрә салып, кабарырга куйдым.
3 йомыркага 90гр песок, чүт кенә тоз салып әйбәтләп болгаттым, кабарган чүпрәне өстәдем һәм 450гр иләнгән он салып камыр бастым. Басып бетерер алдыннан 45гр йомшак маргаринны, әз-әзләп куша барып, камырга кертеп бетердем. Башта камыр ябышкак була, шуңа яхшылап кул белән тугладым, камыр савыттан һәм кулдан куба башлаганчы. Кәнишне кул нык ара, әммә, камыр ябыша, дип, он өстисе түгел! Савытны сыек май белән майлап, камырны кабарырга салып куйдым. Камыр бер сәгать кабаргач кире басып куйдым. Әзер камырны өч кисәккә бүлдем, һәрберсен басып куеп, ун минут ял иттердем. Кисәкләрне җәеп, рогаликлар ясадым, эчлеге - вареная сгущенка. Ярты сәгать расстойкада тоттым. Өсләрен йомырка сарысы+сөт белән сөртеп, 25 минут кызган духовкада пешердем.

Татарча рецептлар битеннэн алынды
Чыганак: https://vk.com/tatarshlari
Читайте нас: