Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
13 февраль 2021, 15:00

ҖИЛӘКЛЕ ПИРОГ

Ял көнегез күңелле үтсен! Чәегез тәмле булсын!

Камырга: 200-300гр.он, 100гр.ак май, 1 йомырка, 3 аш кашыгы конбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш калагы каймак, ванилин, чеметеп кенә тоз.
Пирог өстенә салу өчен: каймак - 300 гр, 3 аш калагы шикэр комы.

Камырны табага җәеп 15 минутка суыткычка куябыз. Эчлеккә суыткычтан алынган җиләк-җимеш салына (карлыган, кура жилэге). Шул вакытта каймакны шикәр белән бутап куябыз. Камырны суыткычтан алып, өстенә җиләкләрне салабыз, духовкага тыгабыз - 40-45 минутка. Пирог пешеп җиткәч, духовкадан алабыз һәм кайнар килеш өстенә әзерләнгән каймакны агызабыз.

Фото: pexels.com

Читайте нас: