Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
21 февраль 2021, 13:00

“ТАШБАКА” САЛАТЫ

Салат катламлап ясала

2-3 каты пешкән йомырка, 300 г пешкән тавык яки күркә ите, 1 суган, 1 яшел алма, 60-80 г каты сыр, 100 г әстерхан чикләвеге, майонез.
Итне вак шакмаклап турарга, суганны вакларга һәм кайнар суда пешекләргә. Алманы кабыгыннан чистартырга һәм уртача эрелектәге угычтан уарга. Әстерхан чикләвеген вакларга яки угычтан уарга. 2-3 чикләвекне бизәү өчен калдырырга.
Салат катламлап ясала:
1 кат – ит, өстенә майонез сыларга;
2 кат – суган, майонез ягарга;
3 кат – алма;
4 кат – сыр;
5 кат – йомырка, өстенә майонез сыларга;
6 кат - әстерхән чикләвеге.
Салатны ташбака формасында ясарга. Калган чикләвектән ташбаканың башын, аякларын һәм койрыгын ясарга. Салатны суыткычка куеп торырга.
Фото: cookingmir.ru
Читайте нас: