Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
8 март 2021, 14:00

КОЙМАК ПЕШЕРӘБЕЗ

ЧӘЙ ЯНЫНА ТӘМЛЕ КОЙМАК РЕЦЕПТЛАРЫ!

Иң гади һәм тәмле

400 мл сөт, 100 мл су, 1 йомырка, 2 стакан он, 2 бал кашыгы шикәр комы, тоз, сода, 100-150 г шикәр комы, 20-30 г эретелгән май.

Су белән сөтне кушарга, катнашмага шикәр комы, тоз, сода өстәргә. Барысын да яхшылап болгатырга һәм он сала-сала сыеграк камыр басарга. Камырны 30 минутка калдырып торырга. Коймакларны майланган табада ике яктан да кызарганчы пешерергә. Әзер коймакны тәлинкәгә салгач, майларга һәм шикәр комы сибәргә. Соңыннан өчпочмаклап төреп куярга.

Манный ярмасыннан

300 г манный ярмасы, 250 мл кефир, 50 мл су, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 2 йомырка, бер чеметем сода, дарчин (корица), үсемлек мае.

Йомырка, тоз, шикәр комы һәм дарчинны савытка салып, блендер белән күбекләнгәнче болгатыгыз. Кефир салып, яңадан күпертегез. Манный һәм сода өстәгез. Төерләр беткәнче бутагыз. Камырны 1-1,5 сәгатькә суыткычка куегыз. Табага бераз май салып, җылытыгыз, аннан утны киметегез. Кашык белән берничә коймак салып, капкач белән каплагыз. Бер ягы кызаргач, коймакларны әйләндерегез. Тагын капкач ябыгыз. Майны сеңдерү өчен, пешкән коймакларны салфеткага яки кәгазь тастымалга куя барыгыз.

Алма коймаклары

1 стакан катык, 10 аш кашыгы он, 1 йомырка, 3 алма, 3 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә тоз.

Алмаларны эре угычтан чыгарабыз (кабыгын чистартырга мөмкин) һәм 10 минуттан соң согын сыгабыз. Йомырка, катык, шикәр комы, тоз, онны барысын бергә кушып туглыйбыз һәм шуңа алманы кушып яхшылап болгатабыз. Кызган табада коймакларны пешереп алабыз.

Юка коймак

2 йомырка, 1 аш калагы шикәр комы, чеметеп кенә тоз, 1 стакан салкын сөт, 1 стакан кайнаган су, 1 стакан он, 2 аш калагы көнбагыш мае.

Иң элек йомырканы тоз, шикәр комы кушып тугларга, әкрен генә сөтне кушарга һәм он салып болгатырга. Әзер массага кайнаган су салып тиз генә тугларга. Пешерер алдыннан көнбагыш мае салырга.

Төче коймак

2 йомырка, 10 аш кашыгы иссез сыек май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1чеметем тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 1 чеметем коры чүпрә (салмасаң да була), 1 литр сөт (1 стакан кефир яки катык та кушарга мөмкин), он.

Камырны әзерләгәннән соң, бер 20 минут “ял иттерсәгез” яхшырак булыр. Коймакларны талгын утта каплап пешерергә мөмкин.

Мич коймагы

3 стакан сөт, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 3 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1/4 чи юеш чүпрә.

Барлык ингредиентлар да җылы булырга тиеш. Йомырканы тугларга һәм җылы сөт кушарга һәм шунда чүпрәне эретергә. Аннары калган ингредиентларны салырга. Иң ахырда он өстәргә. Камыр куе булырга тиеш. Әзер камырны 1-1,5 сәгатькә җылы урынга куярга. Кабаргач, коймакларны газ мичендә пешереп алырга. Әмма мичтә пешсә алар тәмлерәк була!

Читайте нас: