Әзерләү тәртибе:
Коймак өчен кирәкле булган ингридиентларны кушып, яхшылап болгатабыз. Камыр 20 минут ял итәргә тиеш. Эчлек өчен тавык филесын турап, майлы табада кыздырабыз. Суган, кишер, тоз борыч кушып пешкәнче кыздырып алабыз. Коймакларны табада пешереп, һәрберсенә эчлекне салып, төреп куябыз.
Тәмле булсын!
Автор @sattaroval1989