Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
19 март 2021, 11:30

БАЛЫК БЕЛӘН БӘРӘҢГЕ

Төшке ашка горбуша балыгы белән бәрәңге пешереп алыйк әле.

Кирәк булачак: Горбуша балыгы, бәрәңге, кишер, суган, тоз, борыч, паприка.
Балыкны порцияле кисәкләргә турарга. Тоз, борыч, паприка сибәргә (әз генә лимон согы салып җибәрергә дә була) һәм 15 минут тотарга.

Бәрәңге, суган һәм кишерне чистартып, кисәкләргә турарга. Барысын да балыкка кушып болгатырга. Җиңсәгә (рукав) тутырып, 200 градус кызулыктагы духовкада 45 минут пешерергә.
Пешеп чыккач матур тарелкага салып, өстенә яшел тәмләткечләр сибәргә!
Тәмле булсын!
Фото: fb.ru/misc/i
Читайте нас: