Ингредиентлар:
Тавыкны юарга. Тиресеннән һәм сөягеннән арындырырга. Сөякләрдән шулпа кайнатырга. Тавык итен калын, озынча кисәкләргә бүләргә һәм төйгеч яки пычак ярдәмендә кисәкләр бер-берсенә ябышканчы төяргә.
Төелгән иткә уылган сарымсак, шулпа, тоз, борыч (паприка һәм кориандр да ярый) яки үзегез яраткан тәмләткечләрне салып, якынча 10 минут кул белән болгатырга. Ит шулпаны үзенә сеңдереп бетерергә тиеш. Аннары итне 30 минутка суыткычка куеп торырга.
Җиңсәне 40 см озынлыкта кисәргә һәм җөе буйлап ярырга, ул бер катлы пакетка әйләнә. Аның өстенә тавык итен җәеп рулет формасында төрергә. Ике башын бәйләп, рулетны өстәлдә бераз тәгәрәтергә һәм кургашка төреп, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-45 минут пешерергә.
P.S. Рулетны үзегез теләгән эчлек белән ясасагыз да була, мәсәлән: кореяча кишер салаты яки гөмбә белән суган кыздырып салырга мөмкин.