Авыл тормышы
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
АШ-СУ
24 декабрь , 16:45

Яңа ел табынына салат рецептлары!

Яңа ел алды мәшәкатьләрен сезгә бераз җиңеләйтергә булдык. Нинди салат ясарга дип баш ватмагыз, без тәкъдим иткән рецептларны рәхәтләнеп кулланыгыз! Чөнки алар сыналган!

Яңа ел табынына салат  рецептлары!
Яңа ел табынына салат рецептлары!

Салатлар!

1 вариант:

1 кат: йомырка
2 кат: ысланган тавык түшкәсе
3 кат: кыяр( тышын чистартып)
4 кат: корейча кишер
5 кат: сыр вак угычтан
Һәр кат саен челтәрләп майонез сыларга.

2 вариант:

1 кат: пешкән тавык түшен ваклап турарга;
2 кат: вакланган суган (кайнар су салып әчесен чыгарырга) ;
3 кат: пешкән йомырка сарысы (бер тарелкага 3 йомырка ) ;
4 кат: яшел алманың кабыгын чистартып теркадан кырырга;
5 кат: сыр кырырга;
6 кат сыр өстенә йомырканың агын угыч аша үткәрергә, аның өстенә майонез сыларга тугел.
Салатның өстен гранат төшләре белән бизәргә була.

 

3 вариант:

200 г тавык ите
100 г караҗимеш
100 г сыр
1 кишер
2 уртача кызыл чөгендер
100 г әстерхан чикләвеге
2 тырнак сарымсак
майонез
тәменчә тоз, борыч

Пешкән чөгендерне кыргычтан уып, сарымсак белән бутарга. Пешкән кишерне, сырны кыргычтан уып, бергә бутап куярга. Караҗимешне (жылы суда жебетеп), артык зур булмаган кисәкләргә бүләргә. Тавык итен турап, майлы табада кыздырып алырга. Чикләвекне пешкән тавык ите белән кушып бутарга.
Салат катлап ясала:
1 кат - чөгендернең ярты өлеше,
2 кат- чикләвек белән буталган тавык ите, майонез,
3 кат - сырлы кишер, майонез,
4 кат- караҗимеш
5 кат- калган чөгендер, өстенә майонез.

4 вариант:

1 нче катка ысланган тавык итен шакмаклап турап саласы һәм сетка итеп майонез сылыйсы,

2 кат — консервланган ананасны шакмаклап турап саласы,

3 кат — теркадан йомырка кырыбыз,

4 кат — майонез,

5 кат — теркадан сыр кырасы.

Салатның өстен әстерхән чикләвеге һәм гранат төше белән бизәргә була.

 

5 вариант:


Гөмбәне суган белән кыздырырга, 2-3 пешкән йомырканы, тавык итен, пешкән бәрәңге һәм тозлы кыярны шакмаклап турарга. Туралган барлык ингредиентларны майонез салып, тоз-борыч сибеп бутарга һәм матур савытка салып, табынга чыгарырга. 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас