Авыл тормышы
+17 °С
Облачно
АШ-СУ
18 Июня , 06:00

Бакча җиләгеннән кайнатма

Бакча җиләгеннән кайнатмаБакча җиләгеннән кайнатма
Бакча җиләгеннән кайнатма

Кирәк була:
Җиләк (клубника) - 3,5кг.
Шикәр комы - 3кг.

Җиләкләрне юып, чүбеннән чистартып кәстрүлгә салабыз. Шикәр комы салып, өстен каплап суы чыгарга берәр сәгатькә калдырабыз. Соңыннан утка куеп кайнатып чыгарабыз, бераз күбеген жыябыз. Кайнап чыгуга сүрән утта 5-10 минут кайнатабыз да сүндереп суынырга калдырабыз. Шулай тагын ике тапкыр эшлибез. Соңгысында кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып каплап куябыз. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас