+14 °С
Облачно


1 килограмм кыярны - урталай, зурларын дүрткә бүлергә кирәк. Яңа җыелган укропны, 3-4 тырнак сарымсакны ваклагыз (берничә зонтигын да салырга була, бик хуш исле). Кыярларны пакетка тутырабыз, вакланган укроп, сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы, берничә түгәрәк борыч өстәп яхшылап болгатыгыз.
Пакетны бәйләгез, тагын бер пакетка салып суыткычка куегыз. Тозы тигез таралсын өчен селкеткәләп торыгыз. 3-4 сәгатьтән ашарга була.