Авыл тормышы
+20 °С
Ясно
АШ-СУ
22 Июля , 05:51

Мохито ясыйбыз

Мохито – сусауны басу өчен идеаль эчемлек. Кышкылыкка крыжовниктан мохито.

Кызу көннәрдә тиз генә ясап эчү өчен: 1, 5 минераль су (мин гади су алдым), 3-4 тармак бөтнек (лимонлы төрен сайлыйм), 1 лимон, 100 грамм шикәр комы, боз. 
Мохито ясарга уйлаган очракта  махсус формаларга су салып туңдыргычка куярга, чөнки боз кирәк булачак. Аннары лимонны 5-6 кисәккә турарга һәм калган ингредиентларны бергә салып кайнатып чыгарырга. 

Эчемлекнең өстен каплап куярга һәм суынганын көтәргә кирәк. Аннары мохито эчемлеген сөзәргә һәм бокалның яртысыннан артыгы тулырлык итеп салырга. Ә калганына боз өстәргә була. 

Кышкылыкка крыжовниктан мохито рецепты

3 литрлы стерильләштерелгән банкага 500 г крыжовник, ике телем әфлисун (лимон да ярый, ләкин әфлисун белән тәмлерәк тоела), 2 бөтнек ботагы, 250-300 г шикәр комы салырга һәм кайнар су агызып ябып куярга.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас