Авыл тормышы
+19 °С
Облачно
АШ-СУ
21 Августа , 10:52

Помидор маринадлау

Стерильләштергән банкалар төбенә мулрак итеп кишер яфрагы (яхшылап юып),1 л банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз.

Маринад: 1 л суга 1 аш кашыгы тоз,5 аш кашыгы песок, 70 г 9%лы  уксус.

Банкалардагы суны тугеп, кайнап чыккан рассолны помидорлар өстенә салып тимер капкач белән каплыйбыз. Банкаларны әйләндереп төреп куярга.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас