Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
28 гыйнвар 2020, 18:20

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТӨЗЕК, МАТУР БУЛСЫН

Вакыйгаларга бай тагын бер ел үтеп китте. Һәр кеше өчен ул үзенчәлекле булып истә калды. Айгөл авыл Советы өчен ел нинди булган соң? Нәрсәләргә ирешелгән һәм алда нәрсәләр эшлисе бар? Авыл биләмәсе территориясен үстерү буенча нәрсәләр планлаштырылган? Авыл биләмәсе башлыгы Федотов Олег Александрович белән әңгәмәбез шул турыда.

Вакыйгаларга бай тагын бер ел үтеп китте. Һәр кеше өчен ул үзенчәлекле булып истә калды. Айгөл авыл Советы өчен ел нинди булган соң? Нәрсәләргә ирешелгән һәм алда нәрсәләр эшлисе бар? Авыл биләмәсе территориясен үстерү буенча нәрсәләр планлаштырылган? Авыл биләмәсе башлыгы Федотов Олег Александрович белән әңгәмәбез шул турыда.
–Безнең авыл биләмәсендә ике авыл: Айгөл һәм Помряскино бар, анда 1000гә якын кеше яши. Шунысы куанычлы, соңгы елларда әллә ни булмаса да халык саны артуы күзәтелә. Шуңа да төзекләндерү мәсьәләсе, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру төп урында. Үткән ел авыл биләмәсендә бу юнәлештә зур эш башкарылган.
Ел саен төзекләндерү эшләрен территорияләрне санитар тазарту буенча шимбә өмәләреннән башлыйбыз. Мәсәлән, үткән ел яшәү пунктлары урамнарын тәртипкә китердек, юл читләрен чаптык. Помряскино авылы зиратында бергәләп зур эш башкарылды, анда иске агачларны кистек, территорияне планлаштырдык.
Яз һәм көз “Яшел Башкортстан” республика акциясы кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир якташларыбызга куелган обелисклар янында 45 зәңгәр чыршы утырттык. Айгөл һәм Помряскино авылларында нарат үсентеләре утыртылды, һәркайсында 0,5 гектар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан “Бердәм Русия” партиясенең “Тәгаен эшләр” программасы буенча Айгөл авылында һәйкәлгә капиталь ремонт ясалды – ул мәрмәр плитәләр белән капланды, тирәсе уратып алынды, обелискка илткән сукмакка брусчатка салынды. Һәйкәл янындагы территорияне төзекләндерү буенча эшләнеп бетелмәгән эшләр яз көне тәмамланачак. Помряскино авылында да һәйкәлне яңарту эшләре планлаштырылды. Бүгенге көндә анда брусчаткадан сукмак салынды, чүкеп ясалган эскәмияләр урнаштырылды.
-Республикада бу ел Яшәү пунктлары эстетикасы елы дип игълан ителде. Авыл биләмәсендә уңайлы мохит формалаштыру һәм төзекләндерү кимәлен арттыру өчен нинди чаралар планлаштырыла?
- Яшәү пунктларыбыз матуррык, уңайлырак булсын өчен тырышабыз. Үткән ел ахырында гражданнарның йомгаклау җыенында халык Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсен тикшерде, нәтиҗәдә балалар бакчасына капиталь ремонт ясау идеясы күрсәтелде. Бүгенге көндә тиешле документлар җыябыз, шул ук вакытта планлаштырылган ремонт эшләренә смета документлары да әзерләнә. Заявка конкурсны уңышлы үтәр дип ышанабыз.
Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу нәтиҗәсендә биләмә халкының идеяларын тормышка ашыру мөмкин булды. Мәсәлән, 2016 елда балаларның буш вакытларын оештыруны хәстәрләп, Помряскино авылында уен мәйданчыгы төзекләндерелде, 2018 елда мәктәп бинасының түбәсе алыштырылды. Үткән ел район Хакимияте бүлгән акчага белем бирү учреждениесенең иске тәрәзәләре яңа пластикка алыштырылган иде.
Үткән елда, Урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча авыл мәдәният йортында капиталь ремонт ясалды – иске электр чыбыклары, ишекләр алыштырылды, стена һәм түшәм катламнары янгын хәвефсезлеге таләпләренә ярашлы эшләнде, яңа пластик тәрәзәләр куелды, сәхнә яңартылды. Вак-төяк эшләрне төгәллисе генә калды. Тамашачылар залына йомшак урындыклар, сәхнәгә пәрдәләр, костюмнар һәм музыка аппаратуралары сатып алганда яхшы булыр иде, әлбәттә.
Территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү кысаларында быел яз авыл мәдәният йорты янында – булачак парк зонасы өчен, көз көне мәктәп янында 2 гектар участокта агач үсентеләре утырту планлаштырыла. Шулай ук обелисклар һәм авыл мәдәният йорты янындагы ихатаны алыштырасы бар.
Бүгенге көндә Помряскино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү, әйтергә кирәк, көнүзәк, мөһим мәсьәлә булып тора. Биредә халыкның күпчелеген олы яшьтәгеләр тәшкил итә, аларга еш кына медицина ярдәме таләп ителә. Нәкъ шуңа да ФАП төзү беренче чираттагы мәсьәлә булып тора.
Әлеге вакытта ике яшәү пункты халкын да Айгөл авылындагы ФАП хезмәтләндерә. Инде менә 45 ел фельдшер Храмова Зилә Әгъзам кызы халык саулыгын кайгырта. Күптән түгел, Салават медицина колледжын тәмамлап яшь белгеч Татьяна Клюгина безгә эшкә кайтты. Помряскинода ФАП төзелү белән ул анда күчәчәк.
–Юллар, урамнарны яктырту – болар бар да күпләрне борчыган мәсьәләләр...
–Үткән ел Помряскинода юллардагы чокыр-чакырлар ремонтланды, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатларында җиде ясалма тигезсезлек булдырылды, анда тиешле билгеләр урнаштырылды. Айгөл авылында яңа урамга юл салына башлады. Кышкы чорда авылга кергән һәм урамнардагы юллар кардан вакытында тазартылсын өчен, үзебезнең техника булмаганлыктан, тракторлары булган кешеләр белән килешүләр төзибез.
Урамнарны яктыртуга килгәндә исә, берничә яктырткыч куясы бар. Шулай ук контейнерлар сатып алып, аларны урнаштырырга мәйданчыклар әзерлисе бар. Ике яшәү пунктында барлыгы 37 контейнер урнаштырылачак. Әлегә чүп-чарны капчыкларга тутыралар, ул атнасына бер тапкыр махсус техника белән җыеп алына. Кыскасы, аерым мәсьәләләр бар, акрынлап аларны хәл итәбез.
Айгөл авыл биләмәсендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу турыда җентекләрәк сөйләсәгез иде.
–Авыл биләмәсендә спорт объектлары булмаса спортны үстереп булмый. Айгөл авылы территориясендә хоккей тартмачыгы бар, анда балалар рәхәтләнеп хоккей уйный.
Моның өчен барлык шартлар да, кирәкле спорт җайланмалары, киенү-чишенү бүлмәсе булган җылы бина, шулай ук монда теннис өстәле дә бар. Ефимов Аркадий Витальевич җитәкчелегендәге безнең хоккей командасы район ярышларында күп тапкыр призёр булды. Шахмат буенча да уңышларыбыз һәм казанышларыбыз бар. Хоккей тартмасы янәшәсендә баскетбол щиты урнаштырылган мәйданчык бар. Киләчәктә мини-футбол өчен махсус катламлы кыр булдыру планлаштырыла. Гомумән, бар халык – олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнсен иде. Ә без моның өчен кулыбыздан килгәннең барын да эшләргә, шартлар тудырырга тырышачакбыз.
- Кагыйдә буларак, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән халык беренче чиратта авыл биләмәсе хакимиятенә мөрәҗәгать итә.
- Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – урындагы үзидарә органы буларак, эшебездә төп юнәлешләрнең берсе. Кешеләр төрле сораулар белән килә, мәсәлән, хуҗасыз хайваннар буенча чара күрүне, яки баганадагы янган лампочканы алмаштыруны үтенәләр. Җентекле өйрәнүне яки башка инстанцияләргә, район Хакимиятенә мөрәҗәгать итүне таләп иткән мәсьәләләр дә була. Мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Авыл хакимиятенә күбрәк төрле белешмәләр һәм выпискалар алырга киләләр.
-Авыл биләмәсе башлыгы эше тынгысыз, еш кына эш көне нормасыз. Каян көч аласыз, ничек өлгерәсез?
- Барыннан да бигрәк гаиләмдә. Гаиләм – минем ышанычлы тылым, илһам чыганагым. Тормыш иптәшем Наталья Николаевна белән алты бала тәрбиялибез. Олы кызларыбыз Татьяна һәм Екатерина икесе дә нефть университетын тәмамлады, Елена аграр университетта белем алды. Өчесе дә эшләп йөри. Ике балабыз мәктәптә укый, Анастасия – 10 нчы, Алексей 6 нчы сыйныфта, кече кызыбыз Александра быел беренче сыйныфка укырга барачак. Татьяна һәм Екатерина шахмат буенча спорт мастерына кандидат. Анастасия да шахмат белән мавыга, берничә тапкыр шахмат турнирында призлы урыны яулады. Улыбыз хоккей белән шөгыльләнә.
- Авыл биләмәсе башлыгы булу – җиңел эш түгел, өстәвенә зур җаваплылык таләп итә. Сезгә эшегездә кем ярдәм итә?
- Мин бу вазыйфада 16 ел эшлим. Коллективыбыз зур түгел, минем белән бергә эшләр идарәчесе Сәтбатталова Айгөл Вахит кызы һәм хәрби учёт белгече Егорова Надежда Александровна эшли. Алар грамоталы, җаваплы һәм башкаручан, үз эшләрен намуслы үтәүче кешеләр. Урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә безгә авыл Советы депутатлары, шулай ук актив, эшлекле старосталар Евдокимов Владимир Тарасович һәм Свинухова Тамара Петровна, авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Макеев Пётр Петрович ярдәм итә. Авылдашларыбызның көндәлек проблемаларын бергәләп, халык белән киңәшләшеп хәл итәргә тырышабыз, бит авыл биләмәсендәге үзгәреш нәтиҗәләре күп очракта халыкның инициативасына һәм битараф булмавына бәйле. Авыл биләмәсе тормышында актив катнашкан, бәйрәм чаралары үткәрүдә ярдәм иткән – шәхси эшкуар И.В.Сазоненкога һәм биредә эшләүче башка эшкуарларга рәхмәт белдерәсе килә.
Төзекләндерү, инфраструктура объектлары төзү, аларны яхшы торышта саклау мәсьәләсендә район Хакимияте зур ярдәм күрсәтә.
Авыл биләмәсенең социаль-икътисади үсеше – урындагы властьнең төп бурычы, безнең төп көчебез менә шул мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә дә инде. Ә башкарасы эшләр күп әле. Авыл биләмәсе территориясен үстерү буенча куйган максатларга бергәләшеп ирешербез дип уйлыйм.

Г.ТИМЕРБАЕВА әңгәмәләште.

Автор фотосы.

P.S. Авыл биләмәсе территориясендә урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшли, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, сәүдә нокталары бар. Помряскинода Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән Михайло-Архангельский гыйбадәтханәсе урнашкан.
Читайте нас: