Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
2 февраль 2020, 02:25

«СӨТ ЕЛГАЛАРЫ» ОСТАЛАРЫ

Маллар кышлату – терлекчеләр өчен җаваплы һәм катлаулы чор. Бу вакытта төп бурыч – савымнарны киметмәү һәм алынган яшь малларның баш санын саклап калу. Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятенең Веселое бүлекчәсендә эшләр торышын без үткән чәршәмбе көнне анда булганда белдек.

Маллар кышлату – терлекчеләр өчен җаваплы һәм катлаулы чор. Бу вакытта төп бурыч – савымнарны киметмәү һәм алынган яшь малларның баш санын саклап калу. Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятенең Веселое бүлекчәсендә эшләр торышын без үткән чәршәмбе көнне анда булганда белдек.

-Безнең хуҗалыкта терлекчелеккә зур игътибар бирелә, – диде безне каршы алган ферма мөдире Наталия Першина. – Фермада малларны уңышлы кышлату өчен барлык шартлар да бар – корпуслар үзгәртеп салынган, аларда терлекләр өчен кирәкле микроклимат булдырылган, савым процессы, тирес тазарту, мал азыгы тарату – болар бар да механикалаштырылган. Болар, һичшиксез, безнең зур булмаган коллективка куелган бурычларны башкарып чыгуда булышлык итә.

Хәер, күрсәткечләр дә шул турыда сөйли. Әлеге вакытта фермада 250 савым сыеры бар, аларны дүрт савучы һәм ике терлекче хезмәтләндерә. Бер тәүлектә сөттән тулай савым 4600 килограмм тәшкил итә. Веселое бүлекчәсе сөтчелек фермасында тагын 600 баш ремонт танасы һәм быел туган 150 бозау бар. Артым тотрыклы рәвештә тәүлегенә 850 грамм тәшкил итә.

Корпусларның берсендә машина белән сыер саву операторлары җиһазларын кичке савымга әзерли иде. Надежда Кириллова терлекче һөнәренә гомеренең күпчелек өлешен багышлаган, бүген ул – республиканың атказанган авыл хуҗалыгы эшчәне, ул савымнар буенча фермада алдынгы урында. Венера Шәрипова да аннан азга гына калыша. Шаян, сүзчән кызлар фотога төште: “Тиз генә төшик тә, эшкә тотыныйк”, ди алар. Биредә бәхәсләшеп торып булмый – көн кыска, иртәнге савымга алар караңгыдан килә, кич эштән тагын караңгыда кайта...

Ферма мөдире күрше корпуста эшләгән һәм уртак эшкә үз өлешен керткән тагын ике савучының исемен атады – бу Рима Кононова һәм Зөлфия Шевцова. Рима да Надеждадан калышырга теләми – савымнар буенча ул фермада икенче урында. Бу ханымнар “сөт елгалары”ның чын осталары, аларның тырышлыгы белән фермада 2019 елда 372 тонна сөт җитештерелгән.

Сыерның сөте – телендә, диләр. Баланслаштырылган мал азыгы алган тук сыерның сөте күп тә, куе да була. Шуңа да фермада малларны тукландыру режимын катгый үтиләр. Бу эш белән зоотехникларның барлык тәкъдимнәрен дә исәпкә алып һәм һәр төркемгә үзләренең “меню”ын булдырып, оператор Рәис Закиров шөгыльләнә. Ул югары савым, уртача савым алган һәм кысыр сыерларның рационы нәрсәдән торырга тиешлеген яхшы белә.

Савым сыерларын Сергей Степанцев һәм Азат Камалетдинов тәрбияли. Җаваплы һәм ышанычлылар, кыш көне алар мал утлыкларын тәртиптә тота, малларга тупас мал азыгы тарата, араннарны тазарта, ә җәй исә көтү көтә.

Әлеге вакытта фермада җәйгә караганда да эш күп, терлекләр игътибар һәм хәстәрлек таләп итә. Әмма без Веселое бүлекчәсенең тәҗрибәле терлекчеләренең көйле эше үзенең нәтиҗәләрен бирүенә – биредә кышлату чоры билгеләнгән план буенча баруына ышандык.

Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: