Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
3 февраль 2020, 13:30

ҖИРГӘ ТУГРЫЛЫК

Мин авыл җирендә яшим һәм элек-электән игенче хезмәтенең никадәр кадерле, данлыклы икәнен яхшы беләм. Чөнки икмәк үстерү өчен, җирне яратырга һәм күңел җылысын бирергә кирәк. Минем картәтием Владимир Данилович Иванов — тормыш һөнәре итеп җирне сайлаган кешеләрнең берсе.

Мин авыл җирендә яшим һәм элек-электән игенче хезмәтенең никадәр кадерле, данлыклы икәнен яхшы беләм. Чөнки икмәк үстерү өчен, җирне яратырга һәм күңел җылысын бирергә кирәк.

Минем картәтием Владимир Данилович Иванов — тормыш һөнәре итеп җирне сайлаган кешеләрнең берсе. Ул Матвеевка авылында туып үскән, Дергачевка авылында 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, иптәшләре белән җәяү йөреп Авыргазы районының Шланлы авылында укыган. Кырмыскалыда бухгалтерлар мәктәбен тәмамлап, 1955 елда үзенең колхозында бухгалтер булып эшли башлый. 3 елдан аны бригадир итеп куялар. Ә 1963 елда гомумколхоз җыелышында яшь, энергияле егетне рәис итеп сайлыйлар.

28 яшьлек Владимир Иванов районда иң яшь рәис була. Колхозга 9 авыл кергән. Башлап китүе җиңелдән булмый, ләкин шул җирдә туып үскән һәм гомерен шуңа багышлаган кешеләр кыенлыклардан куркып торамыни?

Картәтием, таңнан торып иген чәчкәннәрне, аларның шытымнар вакытында чыгармы, көчле яңгырлар һәлак итмәсме, уңышны вакытында җыеп алып булырмы дип борчылуларын яхшы аңлаган. Ул җитәкчелек иткән “Чайка” колхозы югары уңыш җыеп алуларга ирешкән, район хуҗалыклары арасында барган хезмәт ярышларында җиңүче булган.

“Әгәр күңел биреп, тырышып эшләсәң, барысы да җиңел килеп чыга, арыганны да, вакыт үткәнен дә сизмисең”,- ди иде картәтием. 20 елдан артык ул колхозны җитәкләде. Хезмәте югары бүләкләр – “Почёт билгесе” ордены, медальләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә фотографиясе Почёт тактасыннан төшмәде.

Владимир Данилович үзенең гомерен намуслы итеп яшәде, бар көчен, хезмәтен һәм мәхәббәтен туган иленә багышлады. Ләкин иң зур бүләк - балаларыңның синең эшне дәвам итүе. Һәм безнең гаиләдә бу традиция дәвам итә. Әтием, Юрий Владимирович, бәләкәйдән үк картәти белән басуларда “югала” торган була. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, һич икеләнеп тормыйча, Первомайский авылы һөнәрчелек училищесына укырга керә. Аны гел “5”кә генә тәмамлап, тракторист-машинист белгечлеге ала. Әйе, башкача булуын күз алдына да китереп булмый, чөнки нәселдән яратып җирдә эшләгән зур һәм тату гаиләдән була ул.

Картәтием Владимир Данилович һәм картәнием Алевтина Федосеевна өч бала үстергәннәр: бер ул (әтием), ике кыз - Галина һәм Светлана. Күп еллар мәктәптә эшләп, “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган картәнием кебек, кызлары икесе дә укытучы һөнәрен сайлыйлар.

Авыл һөнәрләренең барысы да мөһим һәм мактаулы. Шулар арасында иң хөрмәтлесе механизатор эше. Трактор ярдәмендә бөтен авыл хуҗалыгы эшләре башкарыла, ә язгы юлсызлык вакытында ул бердәнбер транспорт чарасы да.

Тракторчыга ел эйләнәсенә эш табылып тора. Яз һәм көз ул җир сөрә, аннан басуларны тырматырга кирәк. Чәчүлекләрне утауда, ягъни культивациядә дә, тракторның роле мөһим, чөнки яшь шытымнарны чүп үләннәре басып китәргә мөмкин. Бу бик җаваплы эш.
Сөтчелек фермасын да тракторчыдан башка күз алдына китереп булмый. Малларга азык ташуда да, печән әзерләгәндә дә тракторчы алыштыргысыз кеше.

“Рощинский” совхозында Юрий Владимирович “Беларус” тракторында эшли. Җәй көне ул сыерларга өстәмә туклану өчен яшел азык ташыса, көз көне сөтчелек фермасына һәм халыкка салам ташый.

“Мин-авыл кешесе!” – бу сүзне безнең һәрберебез горурлык белән әйтсен иде. Берничә елдан безгә дә укырга кайда барырга дигән сорау туачак. Бәлки кемдер авыл хуҗалыгына бәйле һөнәр сайлар, я мәктәптән соң ук авылда калыр. Киләчәктә кем булырымны әле ныклы гына белмим, әмма хәзердән үк яхшы укып, төпле белем алырга тырышам. Шунысы мөһим, һәркем үзенең күңеленә яткан эшне сайларга тиеш. Мин дә кешеләргә файдалы белгеч булырмын дип ышанам.

Минем әтием, Юрий Владимирович Иванов, үз әтисенең хезмәтен дәвам итә – авыл хуҗалыгында эшли. Аларның төп сыйфаты – җиргә тугрылык. Алар белән чиксез горурланам һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәтлемен.

Бәләкәйдән үк әтиләре белән тракторда йөреп, җир эшен күреп үскән балалар, әллә нинди ят һөнәрләр эзләгәнче, үзләрен ашаткан, димәк, яшәү чыганагы булган җирдә калырга тиеш дип уйлыйм.

Татьяна ИВАНОВА,

Дергачевка авылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Читайте нас: