Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
4 февраль 2020, 12:00

КЫШНЫҢ ИКЕ АЕ АРТТА КАЛДЫ

Маллар кышлату ничек баруы, бу елга нинди планнар белән яшәүләре турында – хәбәрчебез Талалаевкадан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Егорова Галинадан белде.

Маллар кышлату ничек баруы, бу елга нинди планнар белән яшәүләре турында – хәбәрчебез Талалаевкадан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Егорова Галинадан белде.

Фермер секторы бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең мөһим төрләрен гомум җитештерүгә сизелерлек өлеш кертә. Нәкъ фермер хуҗалыклары яхшы үсеш темплары күрсәтә. Алар малларның баш санын, чәчү мәйданнарын арттыра, техникаларын яңарта. Фермерлар авыл биләмәләреның ышанычлы терәгенә әверелә – кешеләрне эш белән тәэмин итә, авылларның инфраструктурасын үстерүгә булышлык итә.

Югарыда әйтелгәннәр тулысынча крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Г.А. Егоровага кагыла. 2012 елда шәхси ихаталарында 7 савым сыерыннан башлап ирле-хатынлы Галина һәм Андрей Егоровлар бүгенге көндә сыер малларын 200 башка җиткергән. Терлекләргә нормаль шартлар булдыру өчен хуҗалыкларын акрынлап үстергәннәр, Талалаевкада элекке атлар асралган буш биналарны сатып алганнар. Берсендә – сыерлар, икенчесендә бозаулар асрыйлар, өченчесендә ашлык һәм авыл хуҗалыгы техникасы тора. Хәзер аларның чын терлекчелек ихатасы бар. Сөтчелек фермасыннан, бу 82 савым сыеры, көн саен кимендә 700 литр сөт алалар. Әзер продукцияне “Рощинский” совхозы дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөт эшкәртү цехына тапшыралар.

-Сөт артачак, февраль-мартта үткән ел азагында сатып алынган кара-чуар токымлы таналарның бозаулавын көтәбез, - ди Галина.

-Хуҗалыкка бу кыйммәткә төштеме?

- Хәзер авыл хуҗалыгы эшкуарларына ярдәм итәрдәй программалар байтак. Банктан 3 миллион сум кредит алдык, “Токымлы маллар сатып алу” программасы буенча дәүләттән һәр баш малга 50шәр мең сум күләмендә субсидия алдык. Бу бик яхшы, чыгымнарның яртысы диярлек капланды. Киләчәктә барлык товар малын токымлыга алыштырмакчыбыз.

Быелгы кышлату чоры яхшы үтә, ди Галина. Төп бурыч – кышны чыгу һәм җитештерүчәнлекне югалтмау, моны хуҗалык башкарып чыгар дип уйлыйм. Тупас һәм сусыл мал азыгы, ашлык фуражы җитәрлек. Егоровларның мал азыгы хәзерләү техникасы бар, күптән түгел “Дон-680” мал азыгы җыю комбайны сатып алганнар. Фермерлар күрше авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында саламны үзләре рулоннарга төрә һәм сөтчелек фермасына кайтара.

-Фермада биналарны тәртиптә тоту, ремонтлау, шулай ук техника һәм мал азыгы өчен җаваплылык ирем өстендә, - дип өсти Галина, - мин күбрәк документ эшләрен алып барам. Дөрес, бозауларны бергәләп карыйбыз, аларны башка кешегә ышандырмыйбыз. Кече улыбыз Алеша да ярдәмләшә, бүген бозаулар 30 башка җитте инде.

Егоровларның крестьян-фермер хуҗалыгында ирле-хатынлы Куликлар да эш тапкан. Ольга машина белән сыер сава, Виталий – терлекче, алар икесе дә намуслы, җаваплы һәм терлекләр белән эшне белеп башкарган кешеләр. Әйткәндәй, Ольга үткән елның җәендә “Авангард” җәмгыяте нигезендә үткән район савучылар конкурсында призер булган. Маллар тәрбияләүдә аларга машиналар булыша – фермада сөтүткәргеч бар, аның буйлап сөт мең ярым литрлы сөт суыткычка бара, тирес тазарту да механикалаштырылган.

-Шунысы куанычлы, Талалаевкадан уңышлы эшләүче фермер хуҗалыгы ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый. Бу Галинаның киләчәккә планнарыннан күренә. Малларның продуктлылыгын киметми, аны тагын да арттыру Егоровларга үзләренең җәйге лагерын булдыру мөмкинлеге бирәчәк, бу юнәлештә документлар эшләнә, кирәкле төзелеш материаллары әзерләнә. Шулай ук киләчәктә сыер абзарының түбәсен алыштырырга кирәк булачак, мал азыгы тараткыч иркен йөрсен өчен карда мәйданчыгына бетон салырга кирәк булачак.

Талалаевка фермерларының тагын да планнары бар, әмма Галина әлегә аларын әйтеп тормаска булды. Күз күрер әле..., - диде ул.

Л.ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: