Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
31 март 2020, 17:00

ТОКАРЬЛЫК ЭШЕН ЯХШЫ БЕЛГӘН МЕХАНИЗАТОР

Механизатор эшен яхшы белүче токарь дисәң дә була аны. Геннадий Чекунов бу эшнең икесен дә уңышлы башкара. “Максимовка” авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективында аның турында шундый фикердәләр.

Механизатор эшен яхшы белүче токарь дисәң дә була аны. Геннадий Чекунов бу эшнең икесен дә уңышлы башкара. “Максимовка” авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективында аның турында шундый фикердәләр. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары А.В.Андрусенко әйтүенчә, Чекунов кайсы гына техникада эшләмәсен, ул һәрвакыт яхшы торышта була. Әле аңарда Т-150, ул кышын да тик тормый, ә инде язгы кыр эшләре сезонында бу техникадан башка берни дә эшләп булмый. “Мин исә тракторчы-машинистка укыган идем, - дип елмая мыегы астыннан Геннадий, - Стәрлетамак 1 санлы авыл һөнәрчелек училищесын тәмамладым, сугару эшләре механизаторы белгечлеге алдым. Ә токарьлык эшенә үзем өйрәндем. Дустым бу һөнәрнең чын остасы иде. Аның теләсә нинди детальне җитез генә нечкәртә алуына карап, мин дә эшләп карарга булдым – килеп чыкты. Хәзер бу мавыгуымның кирәге чыкты. Ремонт чорында, бар техникалар да басуга чыгарга әзерләнгәндә, токарьнең кул кушырып утырырга вакыты юк. Иптәшләремә ярдәм итү миңа ошый, барыбыз алдында да бер бурыч – кыр эшләре вакытында һәр трактор тоткарлыксыз эшләсен һәм тагылма корылмалары ватылмасын”.

Геннадий Чекуновның хезмәт биографиясе ПМК-12та башлана. Аннары армия хезмәтенә алына, аннан кайткач Стәрлетамакта ВТС заводына слесарь булып эшкә урнаша. Анда озак эшләми. Ничектер “Рассвет” колхозына урып-җыю эшенә эләгә, элек шундый традиция була – шәһәр заводында эшләүчеләр үзләре шефлык иткән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә уңыш җыюда ярдәм итә. Эшли һәм шунда кала, өстәвенә ул үзе дә шул яктан, Петровка авылында туган. Авыл хуҗалыгы машиналарында эшләү тәҗрибәсе булган дипломлы белгечкә шундук МТЗ-50 тракторын бирәләр. Соңрак Геннадийның Кировец 700, кибән куйгычлы МТЗ-82 тракторларында да эшли алуы ачыклана, мал азыгы әзерләгән вакытта Дон-680 комбайнында да үзен ышанычлы тота ул. Әйткәндәй, нинди эшкә генә кушсалар да Геннадий Чекунов аны техник яктан грамоталы һәм җаваплы башкара.

Без озак сөйләшмәдек, әңгәмәдәшебез сүзгә саран булып чыкты. Бәлки механизаторның эш көннәре тәэссоратларга әллә ни бай да түгелдер: кызу ремонт чоры, ә яз җитү белән – кыр эшләре, ә ул исә кояш чыгу белән башлана һәм шәфәкъ баткач кына тәмамлана.

Геннадий Чекунов 30 ел хезмәт иткән “Максимовка” хуҗалыгында эшләүче механизаторлар коллективының чираттагы кыр эшләре сезоны уңышлы булсын.

Л.ПЫЛАЕВА.

Фото Ю.Нестеренко

Читайте нас: