Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
8 апрель 2020, 17:00

Язгы чәчү эшләре кампаниясе старт алды

Ярашлы техниканы беренче взноссыз һәм аванссыз сатып алырга була

Республикада язгы чәчү эшләре кампаниясе старт алды. Бүген бөтен эштә дә – чәчүдә дә, мал азыгы әзерләүдә дә, аннан уңышны җыеп алуда да агротехнологик вакытны үтәү зур әһәмияткә ия. Монда заманча техникасыз бернинди эш алып барып булмаячак. Быел “Росагролизинг” оешмасы автопаркны яңартуның яңа ысулын тәкъдим иткән: компаниядә аграрийлар өчен махсус шартлар уйлап тапканнар. Аңа ярашлы техниканы беренче взноссыз һәм аванссыз сатып алырга була. Төп бурыч буенча бер елга кичектереп тору вакыты бирелә. Лизинг килешүен 8 елга төзергә була. Аграрийлар өчен бу тәкъдим 1 июньгә кадәр гамәлдә булачак.

Болар барсы да Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектына ярашлы башкарыла.

Автор : Әсәдуллина Эльвира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Lizingka-al--m-kichekterep-t-l-205747/
Читайте нас: