Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчесе шактый кыен хәлдә калды. Климат үзгәрә, корылык ешая, бу авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын киметүгә китерә. Су һәм җил эрозиясе нәтиҗәсендә туфракның уңдырышлылыгы кими. Соңгы унъеллыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм алар куллана торган матди ресурслар арасында бәяләрнең нисбәте сизелерлек арта баруын да истән чыгармаска кирәк.
Моннан чыгу юлы бармы, чөнки бу сәбәпләр аркасында күп кенә хуҗалыклар минималь табыш белән эшләргә мәҗбүр, ә кемдер бөтенләй банкротлык чигендә тора? Бу уңайдан район агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге баш агрономы В.И.БУЛЬЦ үз фикерен җиткерде.
- Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ничек эшләвен, техниканы, туфракны эшкәртү алымнарын, чәчү ысулларын, үсемлекләрне саклау чараларын һәм нинди орлыкларны ничек куллануларын анализласак, шактый чуар күренеш килеп чыга. Гади генә әйткәндә: кем урманга, кем – утынга. Аңлашыла ки, һәркемнең финанс хәле, җир күләме, авыл хуҗалыгы техникасы җыелмасы, агрономия белемнәре төрле. Әмма хәзерге чынбарлык үз таләпләрен куя: финанс тотрыклылык, туфракның уңдырышлылыгын саклап калу һәм арттыру, хуҗалыкларны банкротлыктан һәм юкка чыгудан саклап калу өчен, мөмкин кадәр тизрәк нәтиҗәле, энергияне янда калдыручы, туфракны һәм дымны саклаучы системага күчәргә кирәк. Һәм мондый система бар, аның рәсми исеме – No-till, ул «эшкәртүсез» яки «сөрмичә» дип тәрҗемә ителә. Бу технологияне нульле эшкәртү дип тә атыйлар.
ТАРИХТАН
Дөньяда бүгенге көндә чәчүлек мәйданнарының 50 проценты нульле технология буенча эшкәртелә, ул АКШ, Бразилия, Аргентина, Канада, Австралиядә киң кулланыла. Билгеле ки, болар барысы да, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясе белән төп тәэмин итүчеләр. Безнең күршеләребез Казахстан һәм Украина да тиз рәвештә No-till га күчә.
Нульле технологиягә нигез салучы булып рус агрономы Иван Овсинский санала. 1899 елда Киевта аның «Игенчелекнең яңа системасы» китабы чыга, мондый системаның асылы – җирне 5-6 см тирәнлектә эшкәртүдә, тамырлар үсү юлларын югалтмауда. Әмма ул чакта бу идея Русиядә хуплау тапмаган. Украина күчмә халкы аны Канадага алып киткән һәм соңрак ул канада технологиясе дип атала башлаган.
Узган гасырның туксанынчы еллар башында ягулыкка бәяләрнең кискен күтәрелүе американың ике континентын һәм Австралия аграрийларын тиз арада нульле технологияләргә күчәргә мәҗбүр итте. Аларның асылы - арадаш механик эшкәртүдән тулысынча баш тарып, «чәчү һәм урып-җыю» формуласында.
НИ ӨЧЕН NO-TILL КЕРТЕРГӘ КИРӘК
Бу технология туфракның су һәм җил эрозиясе йогынтысын кискен киметергә; нык корылыклы булган елларда да авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы уңыш алырга; ягулык-майлау материаллары, ашламалар, пестицидлар чыгымын киметү хисабына җитештерү чыгымнарын шактый азайтырга; авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга капиталь чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, шунысы да исбатланган, No-till уңышлылыкның һава шартларына бәйлелеген киметә. Киләсе уңышка һава торышының йогынтысы традицион технология буенча 80 процент булса, ә нульле технологиядә ул 20 процент гына дип бәяләнә.
ӨСТЕНЛЕКЛӘР ТУРЫНДА
Нульле технология булганда туфракны сөрү мөһим түгел, киресенчә, туфрак өслегендә (мүлчә) үсемлек калдыклары туплауга зур игътибар бирелә. Вакланган салам һәм камыл туфрак өчен «юрган» ролен үти. Мүлчә акрынлап таркала һәм үсемлекләрне тукландыра, ул дымны, шулай ук туфракны кояш кызуыннан саклый, чүп үләннәренең санын киметә. Яктылыкны чагылдыручы мүлчәле катлам ярдәмендә туфракның дымы парга әйләнү сизелерлек кими, шул рәвешле зур уңыш формалаша. Әмма иң мөһиме, мүлчә туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклый, файдалы микроорганизмнар һәм бактерияләр өчен уңайшартлар тудыра. Билгеле булганча, туфракның өске 5-6 сантиметрлы катламында биологик активлык 14 сантиметрдан түбәнрәккә караганда 20-25 тапкыр көчлерәк. Биредә кислород белән сулый торган аэроб микроорганизмнар яши, ә грунт тирәнлегендә һава булмаганда анаэроб микроорганизмнар үрчи. Тегеләре дә, болары да үсемлекләр өчен кулай формадагы туклыклы матдәләр барлыкка китерә. Сөргәндә исә бу микроорганизмнарның урыннарын ясалма рәвештә алыштырабыз һәм алар һәлак була.
Нульле технологияне энергия һәм дым саклаучы дип атыйлар, чөнки туфрак эшкәртүне кыскарту хисабына дизель ягулыгының чыгымы 60-70 процентка кими. No-till машина-трактор агрегаты басуга, кагыйдә буларак, нибары өч-дүрт тапкыр чыга: чәчүгә, химик утауга һәм урып-җыюга. Шул ук вакытта технологиянең тагын бер мөһим ягы – техника сатып алуга киткән гомуми һәм чагыштырма (1 гектарга) чыгымнарны киметү. No-till өчен машиналар җыелмасы бик зур түгел: трактор, сиртмәле (прутковая) тырма, турыдан-туры чәчү чәчкечләре, үзйөрешле яисә тагылмалы сиптергеч һәм салам ваклаучы комбайн.
Әлеге технологиянең кайбер дошманнары тирән эшкәртмичә, туфрак тыгызлана, дип раслый. Тик No-till технологиясендә җирне әйләндереп чыгармыйча тирән йомшартырга, һәм кирәк булган очракта гына, мәсәлән, сабан белән күп еллар буе бер үк тирәнлеккә сөрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән өслекне юк итәргә була.
1-2 метр тирәнлеккә эшкәртелмәгән басу берьеллык үсемлекләрнең тамырларыннан калган яки яңгыр суалчаннары һәм башка организмнарның тормыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән миллиардлаган капиллярлар белән тулы. Бу юка, әмма тирән юллар буенча җирне дым баета, ә кышын ул туңа, киңәя һәм гидроөзелү нәтиҗәсендә туфракның сабансыз да табигый йомшаруы күзәтелә.
Тагын бер мөһим момент – чәчү әйләнешендә кыяклыларны тамыр системалары көчле һәм киң яфраклы культуралар, мәсәлән, борчак, вика, рапс белән чиратлаштыру.
Асылда, No-till технологиясе гумусның табигый барлыкка килүен кабатлый. Күпьеллык үлән катламын алсаң, аның астында дымлы, йомшак, уңдырышлы туфрак булуын яхшы беләбез. Ә бит аны йөзләгән һәм хәтта мең ел буена беркем дә эшкәртмәгән, шул ук вакытта ул бетонга да әйләнмәгән. No-till да шуны күз уңында тота, бары тик кәс урынына –мүлчә, ә үләннәр урынына – культуралы үсемлекләр.
Тагын бер өстенлеге: No - till орлык чәчү нормасында акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Турыдан-туры чәчү өчен чәчкечләрнең конструкциясе үзенчәлекләре аркасында, башлангыч һәм аннан соңгы этапларда үсемлекләр үсеше өчен аеруча уңайлы шартлар тудырыла. Орлык чәчү нормасын уңышка зыян китермичә 30-40 процентка максатка ярашлы киметергә. Әмма орлыклар бу очракта җентекләп әзерләнгән һәм калибрланган булырга һәм чәчү стандартларына туры килергә тиеш. Бу 2012 елда «Рощинский» совхозында кыр сынаулары нәтиҗәләре буенча тәҗрибә юлы белән расланган. Сабан бодае чәчкәндә иң зур уңыш гектарына 190 килограммга кадәр (норма – 110 кг) орлык тәшкил итте, стандарт норма буенча чәчкәндә гектарына 240 кг - уңышлылык гектарына 0,5 центнерга кимрәк булды.
Шулай ук мондый уңай момент та мөһим – ул киләчәк уңышка зыян китермичә чәчү вакытын контрольдә тоту мөмкинлеге. Технология бик гади. Көз көне, урып-җыюдан соң комбайннар тарафыннан вакланган салам кырга сиртмәле тырма белән таратыла, кирәк булганда химик утау үткәрелә. Язын туфрак кибүдән инде без курыкмыйбыз. Ул өслектә тупланган мүлчә һәм элекке уңышларның органик калдыклары белән ышанычлы якланган. Без туфракның җылынуын, чүп үләннәренең күтәрелүен көтәбез, майның икенче яртысында химик утау уздырабыз һәм анкерлы төрәннәр белән турыдан-туры чәчү эшен башкарабыз. Шул ук вакытта җиргә минераль ашламалар кертәбез һәм тыгызлатабыз. Асылда, туфрак нибары берничә секундка гына ачыла һәм янә ябыла, бөтен дым саклана. Моннан тыш, без, шытымнарның үсеш фазасын, безнең якларга хас булган июньдәге корылык чорына туры китерә алабыз, бит бу вакытта үсемлекләргә дым азрак кирәк.
NO-TILL ҺӘМ ЧҮП ҮЛӘННӘРЕ
No-till системасы чүп үләннәре белән көрәшүнең биологик һәм химик алымнарын үз эченә ала. Беренчесе, билгеләп үтелгәнчә, кыяклы һәм киң яфраклы культуралар чәчү әйләнешен чиратлаштырып оештырудан, гербицидларны дөрес кулланудан гыйбарәт. Шул ук вакытта
глифосаттан гына торган һәм шулай ук чаннардагы башка гербицид һәм мочевина катнашмалары нигезендә тоташ тәэсир итә торган гербицидлардан башка да булмый. Глифосат үсеш чорының төрле вакытында кулланылырга мөмкин.
БАШЛАНГЫЧ ЭТАПНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Сөрүдән баш тарту шунда ук мул уңыш алуны гарантияли дип уйларга кирәкми. Нульле технология – ул барлык кирәкле агротехник алымнарны вакытында, сыйфатлы һәм тулы күләмдә башкаруны таләп итә торган игенчелек системасы. Ул хаталарны кичерми, технологиядән аз гына тайпылу да уңышны югалтуга китерә.
НӘТИҖӘЛӘРНЕ КҮПМЕ КӨТӘРГӘ
ӨЙРӘНЕР КЕШЕЛӘР БАР
No-tillны кертүнең иң ачык мисалы – республиканың Әбҗәлил районы «Кызыл Башкирия» хуҗалыгы. Кайчандыр юкка чыгып барган хуҗалыкны Р.С. Фәхрисламов җитәкли. Исән калу, җитештерүне һәм механизаторлар кадрларын саклап калу өчен, ул белгеч - фикердәшләр командасы белән бергә No-till игенчелек системасын сынап карый һәм аны уңышлы гамәлгә ашыра. Туфракта даими дым дефициты һәм гумус түбән булган авыр климат шартларында алар туфракның уңдырышлылыгын саклап кала һәм арттыра, тотрыклы югары (25-35 ц/га) уңыш ала алды. Хәзерге вакытта хуҗалык Урал аръягындагы авыл хуҗалыгы җитештерүенең флагманы булып тора, яңа система буенча ул 10 елдан артык эшли. Чиста басулар, югары игенчелек культурасы, иң алдынгы авыл хуҗалыгы техникасы - бирегә Русиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән тәҗрибә тупларга киләләр.
Бу бердәнбер мисал түгел. Күршеләребездә – Мәләвез, Авыргазы, Чакмагыш, Әлшәй, Куергазы, Кырмаскалы һәм башка районнарда No-till игенчелек системасын кертү актив бара.
Ә БЕЗДӘ НИЧЕК
Бүгенге көндә безнең районда бер генә хуҗалык та тулысынча бу технология буенча эшләми. No-tillның кайбер элементлары гына кулланыла, моның белән һич килешергә ярамый. Белгечләр бу технологиягә ничек кенә карамасын, без моны телибезме, юкмы, тормыш барыбер моңа килергә мәҗбүр итәчәк. Моны аңламаучылар артта калырга һәм бөтенләй бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Әмма иң аянычы – безнең районның йөзләгән эшчесе һәм аларның гаиләләре акчасыз калачак. Моңа юл куймау – безнең кулда.
Л.ПЫЛАЕВА язып алды.