Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
14 апрель 2020, 17:00

ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ

Виктор Болтнев техникага балачактан әвәс була. Ул Богырыслан авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе тракторчы була һәм еш кына улына әлеге могҗизалы машинага идарә итәргә рөхсәт итә. Җәйге каникуллар чорында малай башка авыл балалары кебек комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Виктор Болтнев техникага балачактан әвәс була. Ул Богырыслан авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе тракторчы була һәм еш кына улына әлеге могҗизалы машинага идарә итәргә рөхсәт итә. Җәйге каникуллар чорында малай башка авыл балалары кебек комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормый, Виктор документларын Стәрлетамак шәһәрендәге һөнәрчелек училищесына тапшыра, берьюлы автошколада укып водитель таныклыгы да ала. Армиядә хезмәт итеп кайткач туган авылында хезмәт биографиясен башлап җибәрә. “Башта тимерче булып эшләргә туры килде, - ди Виктор, елмаеп. - Ул чакта колхоз тимерлегенә кеше кирәк иде. Мин каршы килмәдем: минем картәтием дә заманында оста тимерче булган”.

-Шәһәргә китәсегез килмәдеме? Авылда эш авыр бит: бәйрәме дә, ялы да юк, отпускларын да диңгез буенда үткәрмиләр.

- Мин алай димәс идем. Ял итәргә дә вакыт җитә, техника да хәзер элекке кебек түгел. Ошый миңа авыл тормышы – биредә иркенлек, табигать искиткеч, ыгы-зыгы юк. Беркайчан да авылдан читкә китү теләге булмады. Баштарак авылда олыларча эшләп карыйсы килде, аннары мавыгып киттем, күнектем. Хәзер инде җир эшен үземнеке дип саныйм.

“Максимовка авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә Болтневны бүген үз эшенең остасы диләр. Аның механизаторлык стажы да 30 ел булып киткән, шул чорда бары тик яхшы сүзләргә лаек булган. Өстәвенә, коллективта да эшли белә, берәр иптәше ярдәмгә мохтаҗ булса, беркайчан да баш тартмый.

Ун ел дәвамында В.Н.Болтнев комплекслы бригаданы җитәкләде, соңгы 7-8 елда төягечтә эшли. Бу техника хуҗалыкта ел әйләнәсенә кирәк: урып-җыю һәм уңышны сату вакытында ул кырлардан җыеп алынган продукцияне автотранспортка төйи, кыш көне малчылыкта ярдәм итә – фермаларга мал азыгы ташый. Яз көне дә хуҗалыкта һәрбер сәгате кадерле – басуларга чыгару өчен автомашина кузовларын тиз арада минераль ашламалар, орлыклар белән тутырырга кирәк чакта телескопик уклы төягечтән башка булмый.

- Бу тынгысыз эшне Виктор Болтнев бик яхшы башкара, - ди хуҗалыкның баш инженеры Э.Г.Гаделшин. -Техниканы ул яхшы белә: аңа сакчыл карый, техник тикшерүне вакытында үтә, шуңа күрә аның машинасы һәрвакыт төзек. Кагыйдә буларак, Болтневның төягече техник тикшерүне беренче тәкъдим итүдә үк үтә, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының быел да аңа дәгъвалары булмады.

...Чираттагы яз авыл эшчәннәре өчен яңа тормыш башлау белән бер – бу планнар, өметләр, хыяллар. Шуңа күрә Виктор Болтневның кәефе дә шәп: эшеңне яратсаң һәм җиргә тугры булсаң - ниятләрең мотлак тормышка ашар!

Л. ПЫЛАЕВА.

Ю. НЕСТЕРЕНКО фотосы

Читайте нас: