Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
20 апрель 2020, 18:00

КАЗ БӘПКӘСЕН НИЧЕК САЙЛАП АЛЫРГА?

Иң элек нәрсәгә игътибар итәргә?

Табигатьнең иң матур, дөньяларның яшеллеккә күмелә торган чагы. Урамда кояш елмая, көннәр җылыта, ишегаллары яшел хәтфә үләнгә төренә. Тиздән авылларга ямь өстәп, шул яшеллектә сары йомгак нәни чебиләр, каз бәпкәләре чемченеп, кечкенә канатларын җилпеп йөгерә-оча йөри торган чаклар җитә. Димәк, авыл халкының күңелле дә, мәшәкатьле дә көннәре башлана.

КАЗ БӘПКӘСЕ АЛГАНДА НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ?

– Каз бәпкәсен сатып алганда ук эрене сайларга киңәш итәм. Вак бәпкә каз булгач та шулай вак булып кала. Шулай ук аягында нык басып торуы кирәк. Бәпкәнең башын артка таба сыйпап карарга кирәк. Әгәр ул егылмыйча, аягында басып кала икән, бу – яхшы дигән сүз. Егылып, тора алмыйча азапланган бәпкә өметле түгел. Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәпкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә икән, авыру яки инкубацияне дөрес узмаган дигәнне аңлата.

Каз бәпкәләре дигән сүз безне балачакка алып кайта. Су буенда саклап утырган чаклар искә төшә. Эх, нинди күңелле, онытылмас мизгелләр.

Каз бәбкәле сабый чак

Һич җуелмый икән хәтерләрдән

Каз бәбкәсе саклаган чаклар

Су буенда безне көтәдер күк

Көйгән бәрәңгеле учаклар.

Әбит алып төшкән әбиемнең

Ипи белән сөтен сагынам.

Төшләремдә әле мин еш кайтам

Каз бәбкәле сабый чагыма.

Шул бәбкәләр кебек тезелешеп,

Чыгып киттек гомер юлына.

Хатирәләр кабат яңаралар,

Каз каурые алсам кулыма.

Урап кайттым чишмә яннарыннан,

Бәбкә саклаучылар эзләдем.

Су буйлары никтер тынып калган,

Чирәм баскан учак эзләрен.

Харис МОСТАФИН

Читайте нас: