Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
21 апрель 2020, 16:00

"Агростартап" конкурсында катнашуга документлар кабул ителә

Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләргә янә бер ярдәм чарасы игътибарга лаек.

Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләргә янә бер ярдәм чарасы игътибарга лаек.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыгы төзергә теләүчеләрдән "Агростартап" программасы кысаларында конкурста катнашу өчен документлар кабул итә башлый.

Әлеге конкурс "Фермерларга ярдәм системасы төзү һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Билгеле булуынча, әлеге дәүләт ярдәмен авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче һәр граждан алырга хокуклы. Әлеге ярдәм җир участогы алуга, махсус биналарны ремонтлауга, терлек, техника сатып алуга, төзелеш өчен проект документацияләре өчен түләүләргә һәм башка чыгымнарны каплатуга юнәлтелергә мөмкин.


Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Agrostartap-konkursinda-katnashirga-ashik-230255/

Читайте нас: