Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
22 апрель 2020, 11:30

КЫР ЭШЛӘРЕ БАРА

Башкортстанның 49 районында язгы кыр эшләре бара. Бер атна эчендә уҗым культураларын тукландыру 91 мең гектар мәйданда башкарылган, дым 246,8 мең гектар мәйданда каплатылган, гомум мәйдан 388,4 мең гектар (42 процент) тәшкил иткән.

Башкортстанның 49 районында язгы кыр эшләре бара. Бер атна эчендә уҗым культураларын тукландыру 91 мең гектар мәйданда башкарылган, дым 246,8 мең гектар мәйданда каплатылган, гомум мәйдан 388,4 мең гектар (42 процент) тәшкил иткән.

Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов оператив киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, яз иртә килү сәбәпле, эш темплары, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 2 тапкыр тизрәк. Язгы чәчүне 15 район башлады. Агымдагы көнгә 9 мең гектарга якын чәчелгән.

Язгы чәчү өчен ташламалы кредитлау программасы буенча бюджеттан 6,8 миллиард сум бүленгән. Узган атнада авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларының 265,8 миллион сумы җиткерелгән. Дәүләт ярдәме акчаларының гомум суммасы 1,6 миллиард сум тәшкил иткән. Шуның 0,8 миллиард сумы - федераль бюджеттан, ә тагын 0,8 миллиарды республика бюджетыннан.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында агропредприятиеләрдә хәвефсезлек чараларын үтәүне тикшерүгә зур игътибар бирелә. Күчмә контроль чаралар үткәрергә вәкаләтле кешеләр билгеләнгән, график төзелгән. Узган атнада 28 предприятие тикшерелгән, шул исәптән барлык ДУПлар да.

— Аграрийлар тарафыннан тагын 3 мең тонна минераль ашлама алынды. Барлык районнар да запасларын арттыра. Нәтиҗәдә, ихтыяҗның 65 проценты тупланган. Техник тикшерүне тракторларның һәм прицепларның 72 проценты узды.

Узган атнада "Росагролизинг"ның ташламалы программасында катнашуга тагын 21 район кушылды. Гаризаларның гомум суммасы 1 миллиард 1 миллион сумнан артык. Бер атна эчендә 497 миллион сум өстәлде. 524 миллион сумлык килешүләр хупланды һәм төзелде, — диде Илшат Фазрахманов.


Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Bashkortstanda-49-rayonda-yazgi-kir-eshl-re-g-rli-231466/

Читайте нас: