Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
30 апрель 2020, 17:30

ШӘҺӘРДӘ ТУГАН, АВЫЛДА КИРӘККӘН

Артур Юнысов авыл хуҗалыгында күптән түгел генә эшли – ул шәһәрдә туып үскән. Шулай килеп чыга, аның гаиләсе авылга күчеп килә, ул анда мәктәпне тәмамлый, берникадәр вакыт хуҗалыкта машина йөртүче һәм тракторчы булып эшли, армиядән соң, бөтенләйгә авылда калырга карар итә.

Артур Юнысов авыл хуҗалыгында күптән түгел генә эшли – ул шәһәрдә туып үскән. Шулай килеп чыга, аның гаиләсе авылга күчеп килә, ул анда мәктәпне тәмамлый, берникадәр вакыт хуҗалыкта машина йөртүче һәм тракторчы булып эшли, армиядән соң, бөтенләйгә авылда калырга карар итә. Булдыклы һәм хезмәт сөючән егетне тракторчылар бригадасы бригадиры итеп куялар, эш аешына тиз төшенеп китүенә караганда, “Максимовка” хуҗалыгы җитәкчелеге бу сайлавы белән ялгышмаган дияргә була. Богырыслан бүлегендә бригадир булып эшләвенә икенче ел киткән, эшеннән ризасызлык белдерердәй бер җитди сәбәп тә булмаган.

Һәр иртә Артур үзенең бәләкәй генә коллективына ашыга, бит кул астындагылар өчен ул директордан кала икенче кеше диярлек – машиналарның басуга чыгуына җавап бирә, запас частьләр мәсьәләсен хәл итә, аларга, гадәттә, алдан заказ бирергә кирәк, техника хәвефсезлеге үтәлешен тикшерә, башкарылган эшләрнең исәбен алып бара.

- Минем бурычым, - ди Артур, бераз оялыбрак, - эшне авыл хуҗалыгы техникасы ватылып мастерскойда тормасын, ә вакытында басуга чыгарлык итеп оештыру. Шуңа күрә, бигрәк тә чәчү һәм уңыш җыю чорларында аврал ситуацияләргә юл куймаска тырышабыз.

Һәм бу чыннан да шулай. Механизаторларның үзләренә беркетелгән машинаны чираттагы техник тикшерүгә яхшы әзерләвендә бригадир Юнысовның өлеше зур. Ул техника - дөрес кулланып, дөрес саклауга мохтаҗ мөһим һәм кыйммәтле ресурс икәнен баштан ук төшенде. Һәм тракторлар, комбайннар, тагылмалы җиһазлар озак хезмәт итеп, хуҗалыкка тәгаен файда китерсен өчен тырышырга кирәк.

- Богырысландагы бригадир яшь кенә булса да, оештыру сәләте күренеп тора, - ди хуҗалыкның баш инженеры Э.Х Гаделшин. Ә иң мөһиме, авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык нечкәлекләренә төшенү теләге бик зур. Ул өлкән иптәшләре белән киңәшләшергә уңайсызланып тормый, коллективта аны хөрмәт итәләр, ә анда исә җир эшендә зур тәҗрибә туплаган белгечләр күпчелекне тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиесен трактор бригадасыннан башка күз алдына китерүе кыен. Бу нинди дә хуҗалыкның үзәге, анда эшләү өчен, димәк, барлык хезмәтчәннәрнең һәм аларның гаиләләренең иминлеге өчен кирәкле техника тупланган. Механизаторлар җир сөрә һәм чәчә, уңыш җыя һәм ашлыкны басулардан ташый, кыш көне юлларны чистарта, фермаларга азык ташый. Бу “тимер” тармагында тәртип булса, авыл халкы да яши, үсә дигән сүз.

Ерак киләчәккә планнары турында Артур әлегә сөйләнми. Җанга ятышлы эшен тапкан, шәхси тормышы да уңышлы булыр, дип ышанасы килә, чөнки яше әле егермедән чак кына арткан.

- Минем өчен иң мөһиме – башланган кыр эшләре сезоны өзеклекләрсез үтсен, техника сынатмасын. Бу минем өчен зур җаваплылык икәнен аңлыйм, өстәвенә хуҗалык коллективы ныклы, бөтен бүлекчәләр дә бердәм эшлиләр. Монда үзара ярдәмләшү, инициатива хуплана. Ә барыннан да бигрәк – эш сөючәнлек.

Л. ПЫЛАЕВА,

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: