Кырчыларның нәтиҗәле эше хуҗалыкның икенче әйдәүче тармагы – терлекчелектә чагылыш таба. Кышлату чоры ничек тәмамлануын, бүген терлекчеләр алдында нинди бурычлар торуын белү өчен без “Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте токымчылык фермасына бардык.
-Безнең хуҗалык кара-чуар токымлы сыер малларын үрчетү белән шөгыльләнә, - дип сөйләде сөтчелек фермасы мөдире Рафаил Нагаев. Бу табышлы, әмма җиңел эш түгел. Сыерларның даими бозаулавына ирешергә, сөт күп, җитештерелгән сөт һәм токымлы маллар өчен югары бәя алу өчен терлекләрне тиешенчә тәрбияләргә кирәк.
Мөдир сүзләренә караганда, быелгы кышлату чорында көтелмәгән хәлләр күзәтелмәгән, шуңа да төп күрсәткечләр кимемәгән, моңа кышлату чорына яхшы әзерлек булышлык иткән. Фермаларда тупас һәм сусыл мал азыгы җитәрлек булган, ул әле дә ай-ай ярымга җитәрлек. 400 баш исәпләнгән савым сыерлары кышкы чорда сенаж, силос, витамин өстәмәләрен, эшкәртүче предприятиеләрнең калдыкларын җитәрлек күләмдә алган. Уртача тәүлеклек тулай савым 8-9 тоннадан төшмәгән.
Иң яхшы нәтиҗәләр, һәрвакыттагыча, тәҗрибәле савучылар – Мирзаянова Тәнзилә, Фәткуллина Мария, Тимофеева Екатерина, Юркевич Елена һәм башкаларда. Аларның һәркайсында 50шәр сыер, яхшы сыйфатлы сөт савып алалар, майлылык 3,8, аксым – 3,0-3,2 % тәшкил итә. Тотрыклы нәтиҗәләргә ирешү өчен күпме тырышлык һәм түземлек, малларны ярату таләп ителә.
Уртак эшкә терлекчеләр Дамир Нагаев һәм Радик Фәхриев та зур өлеш кертә. Фермада җиһазларның тоткарлыксыз эшен Владимир Христофоров һәм Александр Бажков тәэмин итә.
-Хуҗалыкта сыерлар тулысынча ясалма орлыкландырыла, - дип дәвам итте әңгәмәне баш зоотехник Гүзәл Әрдәширова. – Әле сыерлар бозаулату тәмамланып килә, бәләкәй төркемдәге таналар гына бозаулыйсы калды. Бозаулар туганнан алып 2 айгача профилакторийда тәҗрибәле бозау караучылар карамагында була, аннары аларны икенче төркемгә күчерәләр, соңырак исә үскән төркемгә һәм салкын асрауга күчерелә. Артым тәүлегенә 500-600 грамм, саклап калынганлык 90 проценттан ашу тәшкил итә. Ветеринария табибы Артур Өмәрбаев үз эшен җаваплы һәм белеп башкара, барлык процессларны токымчылык фермасы хисапчысы Татьяна Хромова катгый контрольдә тота.
Малларны көтүлекләргә күчерергә дә вакыт аз калып бара. Сөтчелек фермасы мөдире исәпләвенчә, майның тәүге 10 көнендә сыерлар кояшка, яшел болыннарга – тулы кыйммәтле, җиңел эшкәртелүче һәм арзанлы мал азыгына күчәр. Әлегә җәйге лагерьлар территорияләре тәртипкә китерелә, хуҗалыкта алар - дүртәү. Анда бару юллары, кардалар, көтүлекләр торышы – боларның барсын да карарга кирәк, чөнки малларны көтүлекләрдә йөртү аларның саулыгына һәм продуктлылыгына йогынты ясый, яшь малларның яхшырак үсүенә булышлык итә.
Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.