Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
30 апрель 2020, 16:30

УҢГАННАРНЫҢ ЭШЕ УҢ

Наил Ишкилдин белән без Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә баргач таныштык. “Хозяин” тагылмалы Т-150 тракторында ул күпьеллык үләннәрне тукландыруда мәшгуль агрегатларга минераль ашлама ташый иде. Шунда аның турында сөйләделәр дә инде: ул тәҗрибәле һәм җаваплы механизаторларның берсе, авыл хуҗалыгы техникасында осталарча эшли һәм хезмәтләндерә, һәр бирелгән эшне төгәл һәм тиз үтәргә тырыша.

Наил Ишкилдин белән без Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә баргач таныштык. “Хозяин” тагылмалы Т-150 тракторында ул күпьеллык үләннәрне тукландыруда мәшгуль агрегатларга минераль ашлама ташый иде. Шунда аның турында сөйләделәр дә инде: ул тәҗрибәле һәм җаваплы механизаторларның берсе, авыл хуҗалыгы техникасында осталарча эшли һәм хезмәтләндерә, һәр бирелгән эшне төгәл һәм тиз үтәргә тырыша.

Наилнең кәефе шәп иде, заманча техника аның кулларында гаҗәеп могҗизалар тудырганына канәгатьләнү билгеседер, күрәсең. Санаулы вакыт эчендә чәчкечләр ашлама белән тула, шуннан инде җитез МТЗлар эшкә тотына. “Хозяин” тагылмасы бер алганда бортына 12 тонна сибелүчән йөк сала, заправка гидравлик шнек ярдәмендә башкарыла. Агрегатларга ягулык сала да – тагын складка, яңа порция ашлама артыннан юллана.

- Наил Каюм улы 2 санлы бригада составында эшли, коллективта аны ярдәмчел һәм җаваплы булганы өчен хөрмәт итәләр. Ул һәрвакыт эшнең уңышлы килеп чыгуына өметләнә, бервакытта да сылтау тапмый, башкаларга киңәше яисә тәгаен эше белән ярдәм итеп тора. Яшь егетләрне дәртләндереп, зур теләк белән үзенең һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклаша. Нинди генә хәлдә дә аңа таянырга була, - дип сөйли аның турында 2 санлы бригада агрономы Виктор Бондин.

Мондый уңай бәя бирү сәбәпләре турындагы сорауга ул елмаеп, кулбашын гына сикертеп куйды: янәсе, монда әллә нинди сер юк, эш вакытында игьтибарны читкә юнәлтмәскә, ә ничек итеп аны яхшырак, сыйфатлы итеп башкарырга, башкаларны сынатмау турында уйларга гына кирәк.

Калинин исемендәге хуҗалыкта Наил Ишкилдин сигезенче ел эшли. Моңа кадәр ул күрше Стәрлебаш районы авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт салган. Хәзер бу колхоз юк, таркалган, шуңа күрә туган авылы Баимда тормыш та салмакланган. Кайда эшләү турында сүз чыккач, Наил үзенең иптәшенең киңәшен тыңлап, калининлыларга мөрәҗәгать итте һәм бу еллар эчендә бер тапкыр да үкенмәде. Эшкә үз машинасы белән йөри, хәер, өйдән бик ерак түгел, сигез чакрым чамасы гына. Бензинга да акча тотмый, хуҗалык ярдәм итә. “Калинин”да коллектив бердәм, халык эшчән, ә җитештерүдә бар нәрсә механикалаштырылган. Аңлы, намуслы белгечләрне хуҗалыкта хөрмәт итәләр, чөнки югары җитештерүчәнле заманча, еш кына чит ил машиналарында эшләргә туры килә.

Биредә Наил кыенлык кичерми, чөнки ул яшьтән техникага әвәс була. Авылда туган, бәләкәй чактан ук әти-әнисенә йорт хуҗалыгында ярдәмләшә, ә мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы һөнәри училищесына укырга керә. Армиягә кадәр комбайнда да, тракторда да эшләргә өлгерә, хезмәтендә дә пехотаның хәрби машинасын көйләүче-оператор була.

- Яңа коллективка өйрәнергә биредәге тәҗрибәле механизаторлар Альберт Якупов, Владимир Бондин һәм башка егетләр ярдәм итте, - дип сөйли Наил. Башта миңа “Дон-1500” комбайны биргәннәр иде, берничә сезон басуларда ашлык урдым, ә соңгы вакытта тракторчы булып эшлим. Минем Т-150 техник билгеләре ягыннан чит ил машиналарыннан һич калышмый: көчле, тавышы да, тузаны да юк, кондиционеры бар, шуңа күрә аңарда эшләү рәхәт кенә. Шулай да, кирәк булса бүген дә комбайнга утырудан баш тартмас идем. Миңа авыл хуҗалыгы эшләренең эчендә “кайнавы”, эшеңнең башкаларның күз алдында булуы һәм аның кешеләргә кирәклеген тоюы ошый.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю. НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: