Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
19 Май 2020, 15:10

УҢЫШ АЛЫЙМ ДИСӘҢ...

2019 елда районыбызның кайбер авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең басу-кырларында шундый күренеш күзәтелде: шәлперәйгән, көчсезләнгән культура үсемлекләре арасында берьеллык һәм күпьеллык чүп үләннәре гөрләп чәчәк атып утырды. Мондый картинаны пар җирләрендә дә күрергә мөмкин иде. Аңлашыла ки, бу кадәре чүп үләнен бер елда гына үрчетеп булмый. Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк иде.

2019 елда районыбызның кайбер авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең басу-кырларында шундый күренеш күзәтелде: шәлперәйгән, көчсезләнгән культура үсемлекләре арасында берьеллык һәм күпьеллык чүп үләннәре гөрләп чәчәк атып утырды. Мондый картинаны пар җирләрендә дә күрергә мөмкин иде. Аңлашыла ки, бу кадәре чүп үләнен бер елда гына үрчетеп булмый. Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк иде.

2020 елның язында чүп үләннәренең тиз таралуына нәрсә сәбәпче булуы ачыкланды. Бу басуларда көз һәм яз көннәрендә җирне эшкәрткәндә авыр

дисклы тырма киң кулланылган икән. Кайбер фермерлар аны хәтта туфракны чәчү алдыннан эшкәртү өчен дә куллана башлаган. Боларның барысы да үсемлекләрне химик саклау чараларын начар һәм нәтиҗәсез куллану фонында башкарыла. Күп кенә арендаторларның, бигрәк тә яңа эшли башлаучыларның, җир игү культурасы дигән нәрсәне аңлап җиткерми, тик бу турыда соңрак сөйләшербез.

Дискаторлар куллануның берничә начар йогынтысы бар, алар аркасында күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре көтелгән уңыштан колак кага.

Беренчесе, әйтеп үтелгәнчә – ул чүп үләненең киң таралуы, бигрәк тә күпьеллыклар. Дисклаган вакытта аларның көчле тамыр системасы берничә өлешкә киселә һәм һәркайсысында туклану матдәсе запасы булган йоклаучы бөреләр була. Шулай итеп, зур территориядә бер үсемлек урынына берничә барлыкка килә. Ә берьеллык чүп үләннәренең орлыгы туфракның яхшы катламына салына һәм алар культуралы үсемлекләр белән бергә яхшы итеп үсә. Үзебезнең бакчада бик киң таралган эт эчәге үләне моңа ачык мисал булып тора. Сәбәбе – җирне эшкәртүдә дискаторлы мотоблокны киң куллану.

Икенче мөһим начар йогынты булып туфракның кибүе тора. Дисклаган вакытта өске катлам ачыла, туфракны язгы коры җилдән саклаган камыл һәм үсемлек калдыклары юкка чыгарыла, һәм җир шундук дым запасын югалта. Көзге яңгырлар кытлыгы һәм коры яз булган очракта аграрийлар уңышсыз кала.

Агрономиянең барлык белгечләре дә яз көне җир эшкәртүдә дискаторлар куллануның зур хәвеф булуын яхшы белә. Бу проблемага пайчылар игътибарын җәлеп итәсем килә: сезнең пай җирләрендә дисклы агрегат эшләгәнен күрәсез икән, шуны белегез: агымдагы елда дивидентсыз калуыгыз бар, чөнки туфракны болай эшкәрткәндә иген урынына чүп үсәчәк.

Дисклауның тагын бер тискәре факторы – ул су һәм җил эрозиясен тарата, туфракның сакланмаган өске катламы кар сулары белән юыла яки җил белән очырыла.

Югарыда әйтеп үтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: бу операция зыяннан башка файда китерми. Язгы дисклауны бер көн белән яшәгән һәм басуда эшләп, “бәлки”гә ышанганнар гына куллана.

Моннан чыгу юлы бар, әлбәттә. Көз көне җир катламын әйләндерми генә туфракны тирән итеп тыгызлатырга яки аңа бөтенләй кагылмаска.

Туфракның уңдырышлылыгы турында кайгырткан һәм тотрыклы уңыш алырга теләгән кешеләргә күрше хуҗалыкларның ничек эшләвенә күз салырга кирәк. Җиргә дөрес мөнәсәбәттә булган иң яхшы үрнәкне без Илдар Бурангулов крестьян-фермер хуҗалыгында күрәбез. Ул лизингка турыдан-туры чәчүче чәчкеч комлексы, сыйфатлы орлыклар сатып алды, чәчү алдыннан химик утау үткәрде һәм хәзер тыныч кына чәчү эшен тәмамлый. Фермер әйтүенчә, ул бары тик Калинин исемендәге җәмгыятьнең һәм “Рощинский” совхозының үсемлекчелек эшен анализлаган һәм тотрыклы уңыш белән дисклы тырмалау арасында тәүгесен сайлаган. Әйе, чыгымнар булган, билгеле, әмма чебешне көз саныйлар, - уңышлы хуҗалыкларның тәҗрибәсе аның икеләтә кайтуына ышаныч бирә.

В.БУЛЬЦ, агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге баш агрономы

Читайте нас: