Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
27 Май 2020, 14:45

ТЫЙНАК КЫНА БУЛСА ДА, ОСТА ИГЕНЧЕ УЛ

Алексей Шипков балачактан техникага әвәс булганы өчен механизатор һөнәрен сайлаган.

Алексей Шипков балачактан техникага әвәс булганы өчен механизатор һөнәрен сайлаган. Аның әтисе, Григорий Ананьевич колхоз остаханәсендә токарь булган, шуңа да мәктәпне тәмамлагач егет станокчы булырмын дип уйлаган, моның өчен хәтта Стәрлетамакта техник училище тәмамлаган. Әмма белгечлеге буенча эшләмәгән: армиягә кадәр трактор бригадасында прицепщик булган, аннары армиядә танк гаскәрләренә эләккән.

Армиядән соң туган авылы Преображеновкага кайта, бу вакытка ул күңеле нәрсәгә ятканын яхшы аңлаган була. Шулай итеп, Алексей Шипков гомере буена диярлек механизатор булып эшли. 17 ел - “Сталь” колхозында, хуҗалык Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе составына кергәннән алып тагын 20 ел. Тәҗрибәле игенче, ул нинди дә авыл хуҗалыгы сезонында - чәчү эшләрендә, чәчүлекләрне тәрбияләгәндә, мал азыгы хәзерләгәндә һәм иген урагында үзенең уңышлы нәтиҗәләре белән билгеле.

- Җаваплы һәм ышанычлы механизатор. Техниканы ярата һәм аны белә, үзенә беркетелгән тракторларын һәм җайланмаларны үзе ремонтлый. Әле ул арпа чәчә, “Борго” чәчү агрегаты тагылган “Бюлер” тракторына идарә итә, - ди Алексей турында Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте директоры урынбасары Евгений Иванов. – Техникага сакчыл карый, аны тоя белә, кем әйтмешли, кулы ята. Күп еллар элек үзенә беркетелгән иске “Алтай” Т-4 тракторы әле булса төзек, тәгәрмәчле техника булдыралмаган барлык бульдозер эшләрен яхшы башкара.

Мондый матур характеристикага җавап итеп Алексей кыенсынып кына елмая, янәсе ул әллә нәрсә эшләми инде, ә бары тик, янәшәдә эшләгәннәрне кыен хәлдә калдырмас, җитәкчелек куйган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен тырыша гына.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: