Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
5 июнь 2020, 15:00

ЯШЕЛ ЯНГЫН ЧЫКМАСЫН ДИСӘҢ

Районда чәчү кампаниясе тәмамлана. Сазлыклы һәм артык дымлы булган урыннар, шулай ук соң культуралар чәчү өчен калдырылган мәйданнар гына калып килә. Шулай итеп, кыр эшләре арытабангы стадиясенә – чәчүлекләрне тәрбияләүгә күчте.

Районда чәчү кампаниясе тәмамлана. Сазлыклы һәм артык дымлы булган урыннар, шулай ук соң культуралар чәчү өчен калдырылган мәйданнар гына калып килә. Шулай итеп, кыр эшләре арытабангы стадиясенә – чәчүлекләрне тәрбияләүгә күчте. Барлык хуҗалыклар диярлек басуларны химик утауга, азот һәм микроэлементлар белән тукландыруга, корткычлардан һәм авырулардан саклауга кереште.

Озайлы дымлы яз булуга карамастан, уҗым ашлыгы һәм сабан чәчүлекләре үсүгә һава торышы уңай, ә туфракта дымның җитәрлек күләмдә булуы яхшы уңыш алуга өмет уята. Шулай да алда нәрсә булырын белеп булмый, чөнки синоптикларның фаразалавы буенча алда коры җәй көтә. Мондый очракта төп фактор: туфракта дым саклануы мөһим. Хуҗалык No-till элементларын кулланып, камылга турыдан-туры чәчкән очракта тотрыклы яхшы уңыш алуга өмет бар, чөнки туфрак артык кибүдән һәм югары температурадан мүлчә белән капланган. Элекке сөрү- культивация - сөрү системасы буенча эшләгәннәр өчен һава торышына бәйлелек 80 процентка арта.

Чәчү алдыннан туфракны дискаторлар белән эшкәрткән хуҗалыкларда хәлләр аеруча хәвефле. Аларның логикасы аңлашылып җитми, чөнки туфракка зыян китерүче барлык зарарлы факторларны булдыралар. Бу беренче чиратта, туфракны киптереү, су һәм җил эррозиясе, чүп үләннәренең котырып үсүе, ниһаять, туфракның артык нык тыгызлануы. Бу хуҗалыкларда уңышсыз калу куркынычы берничә мәртәбәгә арта.

Кайбер “акчаны янда калдырырга яратучы” җитәкчеләр чәчү алдыннан химик утау – кыйммәткә төшә дип исәпли. Әмма алар ни өчендер туфракны дисклаудан файда түгел, ә зыяннан башка берни дә булмавын уйламый. Ничек кенә булмасын, бу хуҗалыкларга химик утау үткәрергә һәм тагын да күбрәк чүп үләне белән көрәшергә туры килә. Бу исә икеләтә чыгым! Соңгы нәтиҗәдә уңдырышлылык кими, арендага алынган җирләр эштән чыга һәм аларны чүп үләннәре баса, әзер продукциянең үзкыйммәте арта.

Мондый нәтиҗәнең гаделлегендә чәчүлекләрне тикшергәннән соң инанырга мөмкин: түбән продуктлы участоклар анда үскән аеруча явыз күпьеллык чүп үләннәре күплеге буенча билгеләнә, бу турыдан-туры туфракның дымы һәм туклыклы матдәләре бетүгә китерә.

Билгеләп үтелүенчә, бүген район аграрийлары үзләренең басуларында үсемлекләрне саклау буенча чаралар үткәрә, күпчелек хуҗалыклар бер үк вакытта үсемлекләрне азот, микроэлементлар һәм үсеш стимуляторлары белән тукландыра. Бу мөһим агротехник чараларга башка хуҗалыклар да игътибар итсен иде, чөнки башкача яхшы, сыйфатлы уңыш алып булмачак.

Районның чәчү мәйданнарында, дымлы булганлыктан, күп кенә участоклар чәчелми калды, Аларны , мөмкин булган кадәр чәчәргә, баганалар тирәли, басу читләрендә чүп үләннәре үскән урыннарны юк итәргә, шулай ук ашыгыч рәвештә пар җирләрен эшкәртә башларга кирәк. Практика күрсәтүенчә, бу гади кагыйдәләрне кайбер җитәкчеләр һәм белгечләр бөтенләй санга сукмый, ә бит бу һәр анык хуҗалыкның игенчелек мәдәнияте кимәленең чагу күрсәткече.

Бу уңайдан, кызганычка, барлык крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре һәм башлыклары да биредә үзләренең җаваплылыгын аңлап җиткерми, бигрәк тә “кызыл линия” дип аталган урыннарны арендалаган хуҗалар. Мәсәлән, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ямлиханов Марсель Марат улының Уфа-Ырынбур Р-240 трассасы буенда урнашкан басуларында әле булса химик утау башкарылмаган, шуңа күрә анда берьеллык чүп үләннәре, билчән күкрәп үсеп утыра.

Ә автомагистральдән төрле төбәкләрдән йөзләрчә машина үтә, безнең район турында алар ни уйлый торгандыр? Әйткәндәй, үткән ел да бу участокта хәлләр бик үк имин булмаган иде

“Башкирское зерно+” җәмгыятендә дә химик утауга төшмәгәннәр. Чәчүнең соңгы сроклары үтүгә карамастан предприятие әле булса иртә сабан культураларын чәчү белән мәшгуль.

Вакыт бер урында гына тормый. Бер басу эше икенчесе белән алышына. Бүгенге көндә кайбер хуҗалыклар мал азыгы хәзерләүгә кереште. Бу этапта барлык өстәмә катлаулыкларны исәпкә алу һәм кыр эшләрендә катнашучыларның эшен анык оештыру мөһим.

В.БУЛЬЦ,

районның баш агрономы.

Читайте нас: