Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
30 октябрь 2020, 15:00

СЫЕРКАЙЛАР ТУК БУЛСЫН ӨЧЕН

Күп еллар терлекчелектә эшләүче Габделхалик Дәүләтов үзенең төп бурычын шулай билгели. Ул Калинин исемендәге агропредприятиенең Октябрь бүлекчәсе сөтчелек фермасы корпусларының берсендә мал караучы булып эшли.

Күп еллар терлекчелектә эшләүче Габделхалик Дәүләтов үзенең төп бурычын шулай билгели. Ул Калинин исемендәге агропредприятиенең Октябрь бүлекчәсе сөтчелек фермасы корпусларының берсендә мал караучы булып эшли.

Зур вазыйфа булмаса да, эше бик тә җаваплы. Бит бер көн я булмаса берничә сәгать эшләми торганда да, сөт җитештерү процессы, әлбәттә, туктамаячак, ләкин сизелерлек бозылачак, малларның продуктлылыгы да мотлак кимиячәк. Шуңа күрә Дәүләтов көн саен иртә белән фермага, үзенең карамагындагы маллар янына ашыга, ә алар исә аз да түгел күп тә түгел – 84 баш.

- Миннән бер генә нәрсә таләп ителә: сыеркайларның караулы һәм тук булуы, - дип сөйли ир, үзенең төп эш коралына – сәнәккә таянып. - Әле менә махсус миксерлар белән әзерләнгән азыкны таратам. Фермага сенаж, салам, сыерларның сөте яхшы булсын өчен төрле кирәкле өстәлмәләр кушылган әзер катнашма китерәләр.

Дәүләтов әйтүенчә, бүгенге көндә эшләве җиңелрәк. Элегрәк мал караучылар чокырлардан сусыл “деликатесларны”, саламны улакларга кадәр үзләре ташыган. Хәзер исә корпус эчендә хуш исле рулонны сүттең исә - сыеркайлар, рәхим итегез “өстәл” янына...

Югары дәрәҗәдәге механизациягә карамастан, фермаларда атлардан да баш тартмыйлар. Габделхалик Альбековичка малларны карашырга булышлык иткән дүрт аяклы ярдәмченең исеме “Умный”. Ат чыннан да бик акыллы: ферма территориясендәге һәм якын-тирәдәге барлык юлларны өйрәнгән, кайдан акрынрак барырга, кайдан тизрәк – барын да белә. Җәен Умный хуҗасы белән бергә сыерлар көтә.

- Мин инде ике ел пенсиядәмен, - дип дәвам итте Дәүләтов, кулыннан сәнәкне ычкындырмый, - терлекчелектә 40 елдан артык эшлим. Эшемне калдырырга әлегә җыенмыйм да – ничектер күнегелгән, йортыбызда да мал-туар асрыйбыз, шулай булгач, терлекчелек, мөгаен, ул минем тормышымдыр.

Сөтчелек фермасы мөдире Алена Савельева мал караучы Дәүләтовны бары тик уңай яктан тасвирлый: “Тыйнак һәм хезмәт сөючән кеше, аңа бернәрсәне дә хәтеренә төшереп торырга кирәкми – үзенең эшен яхшы белә, сыерлар бозаулаганда, малларны дәвалаганда бервакытта да ярдәм итүдән баш тартмый”.

Кононовский авылында урнашкан фермада якынча 200 савым сыеры асрала. Икенче корпустагы сыерларны Балгабай Саржаков карый. Ул да үз эшенә битараф булмаган, тәҗрибәле терлекче. “Коллективта мондый кешеләрнең булуы бик әйбәт, аларга яшьрәк терлекчеләр тиңләшә”, - дип өстәде мөдир.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: